Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нинди төсләр җанны дәвалый?

Төсләр ярдәмендә дәвалау борынгы заманнардан ук кулланылган.

Көнчыгыш илләрендә төсләр терапиясе фән буларак 19нчы гасырда ук үсешкән. Бу өлкәдә эшләүче табиблар, төсләр сырхаудан савыктыра, авыруның рухи халәтен яхшырта, ди. Шулай итеп, нинди төсләр кайсы чирдән дәвалый икән, белик әле.

Төрле авырулардан котылу өчен күп очракта кызыл, сары, зәңгәр төсләргә өстенлек бирәләр, кайбер очракта кызгылт-сары төсне, шәмәхә һәм яшел төсләрне дә кулланалар.

Кызыл кием кигәч, тизрәк җылынып китүегезне сизгәнегез бардыр инде, ул, чынлап та, организмны җылыту сәләтенә ия. Ул йөрәкне һәм кан әйләнеше системасын ныгыта, бавыр эшчәнлеген активлаштыра. Бу төс үз-үзенә ышанып бетмәгән, кыюсыз кешеләргә тәкъдим ителә, чөнки ул адәм баласын кыюрак, тәвәккәлрәк итә. Ә менә кан басымы югары булган, кызу холыклыларга кызыл төстән ераграк тору хәерле.

Яшел төс сәламәтлек өчен бик файдалы. Ул тынычландыра, арыганлык тойгысын бетерә, эчке гармониягә ирешергә булышлык итә.

Сары төс кәефне яхшырта, диләр. Бавыр авыруларыннан җәфаланучыларга нәкъ менә шушы төстәге киемнәргә өстенлек бирү файда китерә.

Кызгылт-сары исә үпкәләрне дәваларга булыша икән. Ул, шулай ук, аппетитны яхшырта, җанны тынычландыра.

Зәңгәр төстәге киемнәрне эссе җәйге көннәрдә кию файдалы: ул организмны суыта. Югары температура булганда да шушы төсне сайлау киңәш ителә. Баш авыртуларын дәвалаганда да әлеге төснең файдасы бар, ди галимнәр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса