Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Нинди зарыгыз бар?» яки «Халык контроле» ничек эшли?

Безнең республикада «Халык контроле» 8 ел инде хакимият һәм халык арасында ныклы элемтә линиясе булып хезмәт итә.

Бу ТР Дәүләт хезмәтләре порталындагы махсус бүлек, анда халык теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итә ала. Гаризада, үз сүзләреңне дәлилләп, хәлне аңлатып бирергә генә кирәк, «вакыйга» урыныннан фотографияләр дә күрсәтергә була.

Көндәлек тормышта һич көтмәгәндә кәефне төшерерлек күңелсезлекләр килеп чыгарга мөмкин. Иртән күтәренке кәеф белән эшкә барырга чыгасың, ә юлларны кар каплап киткән, үтеп йөрерлек түгел яки урамда фонарь янып чыккан. Күп кенә питрәчлеләр мондый хәлләрдә кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген яхшы белә. «Халык контроле» питрәчлеләрнең барлык хатларын кабул итә һәм аларның берсе дә җавапсыз калмый. Урамнарны яктырту мәсьәләсе якынча бер ай дәвамында чишелә, ә карны инде берничә сәгатьтән яки бер-ике көннән чистарталар.
«Халык контроле» ярдәмендә тагы да зуррак мәсьәләләр дә хәл ителә. Мөрәҗәгатьнең нинди стадиядә булуын белү авыр түгел. Гаризаның статусын күзәтеп барырга була, алар дүрт төрле – «планлаштырылган», «эштә», «хәл ителгән» һәм «мотивларга нигезләнеп кире кагылган». Ерак торак пунктларга җавап бирү вакыты бераз озынрак булырга мөмкин. Шулай да бу көтү юкка булмый. Җәй башында белкинолылар су колонкасы ватылуыннан зарланган, сентябрь аена аны төзәткәннәр. Шул ук вакытта Янсуар һәм Кәвәл авыллары арасында Мишә елгасы аша күпер ремонтланган.
Порталда юлларның торышы турында да сөйләргә була. Район үзәгендә яшәүчеләрнең гаризалары буенча, соңгы 12 айда Питрәчтә Механизаторов һәм Молодежная урамнары арасында, Советская, Космонавтов, Комсомольская, Садовая, Мархабин, Саликеев урамнарында да чокырлар ремонтланды, бу эш Көек авылында да башкарылды. Богородскийның Беренче Май поселогы Овражная урамындагы юлга вак таш җәелде. Бу эштә авыл халкы да актив катнашты. Ә Ильинка поселогында юлга асфальт җәелде. Быел юл эшләре Күн авылында Лесная, Көектә Овражная урамнарында башкарылачак.
Автомобиль йөртүчеләр саны көнләп түгел, ә сәгатьләп арта, шуңа да җәяүлеләр кичүләре актуаль тема булды. Халык балаларның куркынычсызлыгы һәм иминлеге өчен борчыла. Соңгы вакытта сораулар аларның булуына гына түгел, ә аларның кайда урнашуына кагылышлы иде. Питрәчтә Гагарин, Казанская урамнарында, Мишанин һәм Мелиораторов урамнары арасындагы җәяүлеләр кичүләре юл кырыена килеп терәлә, бу зур уңайсызлыклар тудырган булган. «Халык контроле»нә дә берничә хат килгән, һәм бик тиздән «зебра»лар тагын да уңайлырак юл участокларына күчереп урнаштырылды, тротуарлар салынды.
Адресантлар, нигездә, Богородск, Шигали, Ленино-Кокушкино һәм Питрәч авылларыннан.
- Бу анда проблемалар күбрәк дигән сүз түгел, бары халык активрак. Күпләребез киң колачлы проблемаларны хәл итү үтенече белән түгел, ә хәзер килеп чыккан гадәти мәсьәләләр – агач кисү, чүп-чарны җыештыру, кар чистарту, утны ремонтлау буенча мөрәҗәгать итә. 2019 елда 332 шикаять кабул ителде, шуларның 280е хәл ителде. Без һәр мөрәҗәгатьне җентекләп тикшерәбез һәм һәрвакыт, әлбәттә, нигезле булса, теләкне канәгатьләндерергә тырышабыз, - дип сөйләде районның финанс-бюджет палатасы рәисе, әлеге система эше кураторы Геннадий Товкалев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Халык контроле