Алга
  • Рус Тат
  • “Әнине сагындык, ләкин приютка рәхмәтлебез”

    Бүген республикада балалар һәм яшүсмерләр өчен 21 социаль приют эшли. Шуның берсе - Питрәч районында. Горурланырлык күренеш түгел, билгеле, әмма чынбарлыктан да китеп булмый. "Шатлык" апрельдә 10 еллык юбилеен билгеләп уза.


    Әлеге төр объектларга ихтыяҗ 2000 нче елларда барлыкка килде. Питрәч районына Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы бу эшне башлап җибә-рергә тәкъдим итеп, 3 миллион сум акча бирде. Бу акчага яңа бина салып керү мөмкин эш түгел, ә төзекләндерү өчен җитә. "Ул вакыттагы район башлыгы Ш.Г.Насыйбуллин 2 нче мәктәп артында гына урнашкан, берничә ел дәвамында буш торган бинаны тәкъдим итте, - дип зур эшнең башын искә алып сөйли Питрәч муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Эльгиза Фәйзуллина. - Район өчен әлеге төр эш яңа булу сәбәпле, безгә Менделеев, Алабуга приютларына барып, тәҗрибә уртаклашырга туры килде. Ел дәвамында никадәр зур эш башкарылса да, кирәкле җиһазсыз, савыт-сабасыз, идәнгә җәяргә келәмсез, тәрәзәгә корырга челтәрсез объектны куллануга тапшырып булмый лабаса. Шушы һәм калган барлык әйберне алуда якташыбыз Александр Павловның ярдәме зур булды".
    Приютка бер баланы да рәхәт тормыштан алып килмиләр. Һәрберсенең артында күп очракта ачы, гыйбрәтле гаилә тарихы. Шушы 10 ел эчендә приютта 554 бала булган. Араларында кире үз гаиләләренә кайтарылганнар да, опекага, уллыкка яки кызлыкка алынганнары да, балалар йортына озатылганнар да бар. Билгеле, махсус комиссия баланы ахыргача үз әнисе, үз әтисе йортына кайтарырга тырыша. Гәрчә кайчагында ата-аналарга, хаталарын танып, туры юлга басар өчен берничә ел кирәк була. Әле алай булса бик яхшы! Тик, кызганычка, күпме вакыт узып та үзгәрмәгәннәр шактый. Әйтик, узган елда монда булган 61 баланың 46сы гына үз гаиләсенә кайтарылган. 7 бала - балалар йортына, тагын шуның кадәресе чит гаиләләргә урнаштырылган. Шушы елның башыннан гына да 7 бала үз әти-әнисе кочагына кайтып киткән, 4есе - балалар йортында, 2 нарасыйны башка гаилә асрамага алган.
    "Ничек кенә булмасын, без һәр баланы үзебезнеке кебек якын итәбез. Шундый вакытлар була: өйдәге барлык хуҗалык эшен, үзебезнең балаларны калдырып, көннең күпчелек өлешен, ә кайчагында төннәрен дә приютта уздырырга туры килә, - дип сөйләвен дәвам итә Эльгиза Магомедовна. - Безгә килгән бер баланың да холкы җиңел түгел. Олы кеше күрмәгәннәрне үз башларыннан кичереп килә бит алар. Менә шунда башлана да инде тәүлек әйләнәсе реабилитация эше. Кирәк икән таң белән, кирәк икән төн уртасында килергә туры килә. Приют балалары белән очраклы тәрбияче эшли алмый. Олы йөрәкле кеше булырга тиеш ул. Бер үк вакытта укытучы булуы да, кирәккәндә психологик ярдәм күрсәтә белүе дә мөһим, чөнки ул бөтен дөньясына ачулы бала белән эшли, уртак тел табарга кирәк".
    "Приют ачылгач та, апа белән икебезне шушында урнаштырдылар. Миңа -16, апага -17 яшь иде, - дип искә ала үткәннәрне Рөстәм Мирхәйдәров. - Аныңчы берничә ел 3 нче коррекция мәктәбенең интернатында яшәдек. "Шатлык"ка күчкәндә ничек сөенгәнебезне бүгенгедәй хәтерлим. Монда бар да башка: безгә карата мөнәсәбәт тә, яшәү шартлары да, ашау да. Приютның әле оешып кына килгән чагы, бар да яңа. Тәрбиячеләр белән бергә шкафлар бушатып, шуларны кич буе җыеп, урнаштырып йөрдек. Туган өй булмаса да, приютны гел яхшы яктан гына искә алам. Безнең тәрбия белән шөгыльләнгән апаларның барысын да хәтерлим. Валентина Павловна, Татьяна Алек-сандровна, Робия Ризвановна, ашарга пешерүчеләр - барысын да исемләп беләм, рәхмәт белән искә алам. Бер ияләшеп киткәч, үземнән кечерәкләрне дә карый башладым".
    Апалы-энеле Мирхәйдәровлар приюттан соң да югалып калмаган. Башта Ленино-Кокушкино авылындагы училищеда, аннары Казанда укып, югары белем алганнар, икесенең дә гаиләләре, балалары бар.
    Бертуган Мирхәйдәровлар белән бергә приютта Ирина Сергеева исемле кыз да була. Үткәннәрне искә алып, бүгенгесен сорашып, аның белән дә элемтәгә кердек.
    "Приюттан чыгып китеп, үзем генә яши башлаганыма да 8 ел вакыт узды. Анда яшәгән бер көн дә онытылмый. Тормышта кирәк булачак күп сыйфатларны, һөнәрләрне приют тәрбиячеләре өйрәтте. Кеше белән сөйләшергә, теге яки бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга, матур сөйләшергә, өстәвенә мәктәп программасын алдырып барырга - тәрбиячеләрнең ярдәме чиксез булды. Приютта тамак тук, һәр көнне кайнар ризык, йокы урыннары чиста, бу - безгә җылы мөнәсәбәттәге хезмәткәрләр тырышлыгы. Приютта яшәгән чакта: "Их, әни генә җитми икән монда!" - дип уйлаганым хәтердә", - дип искә ала ул елларны Ирина.
    Бүген ул Казанның бер оешмасында үз белгечлеге буенча эшли. Иптәш кызы белән фатир арендалап тора. Күпсанлы фотолары арасында Иринаның диңгез буенда ял иткәнен дә, төрле экскурсияләрдә булганын да күреп була. Хәмер кулланганы өчен әнисен аналык хокукыннан мәхрүм итсәләр дә, Ирина аңа үпкәләми, аны гаепләми. Һәрдаим аралашып, булдыра алганча әле ярдәм итеп тә тора икән.
    "Әлеге балалар турында сөйләгәндә, тормышта үз урынын тапканнар, дип әйтеп була. Рәттән барысы булмаса да, арада Мирхәйдәровлар, Ирина кебекләр бар ул. Алар - авырлыкларны җиңеп чыга алучылар, ярдәмнән дөрес файдаланучылар. Андыйларга карап, без дә шатланабыз. Уңышларында бераз гына булса да безнең өлеш тә бардыр. "Безнең өлеш" дигәндә, мин үзебезне һәм приютның бүгенге җитәкчесе Резеда Хәлилованы гына түгел, элеккеләрен дә күздә тотып әйтәм: Зәкия Вәлиева, Рафаэль Фәйзуллин, Татьяна Кузина, - дип сөйли Эльгиза Магомедовна. - Әмма кырыс чынбарлыктан да беркая качып булмый: балалар елдан-ел катлаулырак, шактый тирәнгә киткән проблемалары булгалый. Барысы белән дә уртак тел табу, зурларга карата ышанычларын кайтару, киләчәккә өмет уяту, усал булмаска өйрәтү - барысы да безнең җилкәдә".

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: