Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Низагларны хәл итүче һөнәр ияләре дә бар

Гадел хөкем - цивилизацияле дәүләтнең иң мөһим элементы. Ә әлеге элементта төп рольне, әлбәттә, хөкемдар үти. Бу һөнәр кеше өчен дә, аның гаиләсе өчен дә куркыныч тудырырга мөмкин. Хөкемдар барлык закон нормаларын белергә генә түгел, ә югары әхлакый сыйфатларга да ия булырга тиеш. Чөнки алардан башка ул төрле яклар арасында килеп чыккан низагларны хәл итә алмаячак. Бүгенге героебыз - әлеге авыр һөнәр вәкиле - егерме елга якын Питрәч районы судында Федераль хөкемдар булып эшләгән Геннадий Иванович Полторабатько. Ул үз һөнәренең авырлыклары һәм әлеге җаваплы эшне сайлавы турында сөйләде.

Геннадий Иванович 1958 елда Ставрополь төбәге Новоблагодарное авылында туа. Әти-әнисе белән ул чагында данлыклы булган Орбельяновка авылына күчкәч, ул сигез ел махсус эксперименталь сыйныфта укый. Мондый сыйныфлар икәү генә була: Орбельяновкада һәм Мәскәүдә. Аннары Геннадий Иванович һөнәри-техник училищега облицовщик-мозаичник белгечлегенә укырга керә, һәм армиягә киткәнче һөнәре буенча Пятигорскида төзелештә эшли.
Геннадий Ивановичка катнашырга туры килгән иң масштаблы төзелеш - Байкал-Амур магистрален (БАМ) төзү була. Армиядә, тимер юл гаскәрләрендә хезмәт иткән вакытта барып чыга анда Геннадий Иванович һәм шартлатучы булып эшли, карьерларны, таучыкларны шартлатып, трасса өчен урын әзерли торган була.
- Мин үзем катнашкан иң зур шартлауны хәзер дә хәтерлим. Бик зур тауны шартлатыр өчен без йөз тонна шартлаткыч әзерләгән идек, - ди Геннадий Иванович.
Аның сүзләренчә, ул беркайчан да Казанга бару турында уйламаган һәм хыялланмаган, әмма шулай килеп чыга, ул армиядән соң нәкъ тә шул шәһәргә күчә һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәтенә эшкә урнаша. Анда ул гади милиционердан Федераль судья вазыйфасына кадәр юл үтә. Постта торучы вазыйфасын үтәгәннән соң, ул милиция участогы инспекторы булып эшли. Шул ук вакытта уку турында да онытмый - Алабуганың махсус мәктәбендә читтән торып белем ала, ә аны тәмамлаганнан соң, Казанда СССР Эчке эшләр министрлыгы академиясенә укырга керә. Академиядә алты ел укыганнан соң, 1987 елда Геннадий Иванович Казанда Мәскәү районы эчке эшләр идарәсендә тикшерүче вазыйфасын ала, ә аннары җинаятьчелек белән көрәшү буенча бүлек башлыгы була. Геннадий Ивановичка бик авырга туры килә. Җинаятьне ачыклар өчен моргта да булырга, дүртенче каттан да сикерергә, ә кайвакыт корал кулланырга да туры килә.
- Бер фәлсәфәче болай дигән: "Үзгәрешләр заманында яшәүдән һәм эшләүдән дә начаррак нәрсә юк", мин моның белән, һичшиксез, килешәм, - диде Геннадий Иванович. Закон көн саен үзгәреп торды, беркайда да ялгышлар җибәрмәс өчен игътибар белән күзәтергә туры килде. Моннан тыш, мин бу вазыйфаны катлаулы, ә кайвакыт куркыныч чорда алдым, бу 90 нчы еллар иде. Ул чагында җинаятьләр саны артты, шул сәбәпле, эш тә күбәйде, шуңа күрә без бүлектә яшәдек дияргә була. Шушы вакыт эчендә миңа нәрсә генә күрергә туры килмәде, искә дә төшерәсем килми.
1994 елда Геннадий Иванович Питрәчкә күчә, биредә ул тикшерү бүлеге башлыгы була. Әлеге вазыйфада ул озак эшләми һәм күпмедер вакыттан соң хөкемдар булып эшли башлый.
Геннадий Иванович эшкә күңелен биреп эшләгән һәм үз вазыйфаларын намус белән башкара, бәлки шуңадыр, аның кулында эш уйнап торган, ә һәр вазыйфада ул алдынгы була. Бернинди арттыруларсыз, Геннадий Иванович Казанның иң яхшы постта торучысы дип таныла, һәм шулай ук яхшы хезмәте өчен Эчке эшләр министрлыгыннан ике медаль белән бүләкләнә.
Хәзер исә Геннадий Иванович лаеклы ялда, шуңа да аның яраткан шөгыльләре - балык тоту һәм аучылык белән шөгыльләнер өчен вакыты бар. Ә күптән түгел генә ул юбилее уңаеннан ТР суд департаменты идарәсенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч Низаглар Геннадий Иванович Полторабатько