Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һөнәри осталык кына түгел, мәрхәмәтле булу да мөһим

Соңгы ике елда Питрәч медиклары зур уңышларга иреште, әмма киләчәккә алар алдына тагын да җитди бурычлар куела. Боларның барысы турында да Питрәчтә узган медицина советында фикер алыштылар, анда район башлыгы Илhам Кашапов, ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсе башлыгы Елена Әхмәтҗанова һәм Питрәч район үзәк хастаханәсенең баш табибы Ренат Уткельбаев катнашты.

Республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләренең гомуми рейтингында безнең район бүгенге көндә 3-4 нче урында тора. 2017-2018 елларда Питрәч медицина учреждениеләре бу рейтингта шактый югары күтәрелде. Бу вакыт эчендә район үзәк хастаханәсе үзе дә яхшы якка үзгәрде, анда капиталь ремонт үтте, заманча җиһазлар барлыкка килде.
Районда халыкның табигый артуы, эшкә сәләтле халыкның иң киң таралган сәбәпләрдән - кан әйләнеше системасы авыруларыннан, онкологик авырулардан үлүе, өйдә үлүчеләр санының түбән күрсәткечләре саклана. Питрәчлеләрнең уртача гомер озынлыгы да арткан. Медиклар халыкны диспансерлаштыру планын үтәүгә ирешкәннәр, эшләүчеләрнең күбесе һөнәри сынап караулар үткән, кайбер предприятиеләргә белгечләр хезмәткәрләрне эштән аермыйча тикшерергә барганнар. Электрон хезмәт күрсәтүгә күчү һәм мәгълүмати технологияләр кертү өлешендә дә нәтиҗәле эшләгәннәр: узган елда пациентларның 85 проценты кабул итүгә электрон рәвештә язылган, барлык амбулаторияләрдә Интернет үткәрелгән, районда эшкә сәләтсезлек турында электрон битләр язып бирүне керткәннәр, аларның өлеше гомуми санның 46 процентын тәшкил иткән.
Болар барысы да – профессионаллар коллективының казанышлары. Хәзерге вакытта район үзәк хастаханәсендә кадрларга мохтаҗлык юк, ә менә ФАПлар һәм амбулаторияләр начаррак тупланган, яшь белгечләр авылга кайтырга ашыкмыйлар, ә берничә ел эшләгәч, башка вариантлар эзлиләр. Аларны җәлеп итү һәм авылда калдыру өчен өстәмә чаралар күрү зарур.
Эле күп эшләр башкарырга кирәк булган юнәлешләр – баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуыннан эшкә сәләтле яшьтәге халыкның үлеме, бу авыруларны ачыклау һәм профилактикалау, гомер озынлыгын арттыру һәм халыкның үлем санын киметү, медикларга ышаныч дәрәҗәсен арттыру турында да әйтелде. Куелган барлык бурычларны үтәү өчен район һәм республика җитәкчелеге медицина хезмәткәрләрен пациентларга күбрәк игътибар бирергә чакырды, шул ук вакытта hәрдаим зур йөкләнеш белән эшләү һәм һөнәргә карата кызыксыну бетү очрагында моның җиңел булмавын билгеләп үтте.
Районның медицина учреждениеләре хезмәткәрләре елдан-ел питрәчлеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге турында кайгырталар, моның өчен аларның һәрберсенә рәхмәт әйтәсе килә. Аларның күбесенең хезмәтен лаеклы бәяләделәр, югары бүләкләр белән билгеләп үттеләр.
“Сәламәтлек саклау отличнигы” күкрәк билгесе белән Шәле табиблык амбулаториясе мөдире - табиб-стоматолог-терапевт Азат Гыйльмановны һәм Ленино-Кокушкино табиблык амбулаториясенең гомуми практика табибы Гөлфия Хәбибрахманованы бүләкләделәр. Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты Күн авылы ФАПы мөдире Раушания Баһаутдиновага, хирургия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Татьяна Овчаркинага, ашыгыч ярдәм бүлегенең өлкән фельдшеры Ландыш Хисамовага бирелде. Күп кенә медицина хезмәткәрләре шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары алдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса