Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өйдәге газ җиһазларын тикшерү турында килешү төзү мәҗбүри булачак

Дәүләт Думасы шул хактагы закон проектын быелның ахырына кадәр яки киләсе елның башында икенче укылышта караячак.

Россиядә торак йортларда газ җиһазын тикшерүгә бәйле кагыйдәләр катгыйландырылачак. 

Дәүләт Думасының төзелеш һәм ТКХ комитеты рәисе Сергей Пахомов «Известия» газетасына белдергәнчә, россиялеләрне газ җиһазын тикшерү турында килешү төзергә мәҗбүр итәчәкләр.

Шул ук вакытта, Торак кодексындагы яңа маддә буенча, бер йортта фатирларны тикшерү белән бер үк хезмәт күрсәтү оешмасы шөгыльләнәчәк. Бу намуссыз фатир хуҗаларына каршы көрәшергә мөмкинлек бирер дип көтелә. Әйтик, хәзерге вакытта, закондагы нормаларның ачык тбулмавы аркасында, йортлардагы фатирларның 10-50 проценты еллар буе тикшерелми.

Дәүләт Думасының төзелеш һәм ТКХ комитеты каршындагы эксперт советы әгъзасы Илья Осипов искәрткәнчә, закон проекты инде 2018 елдан бирле «тик» тора. Ул чагында газ җиһазын тикшерү турындагы килешүне идарәче компанияләр төзиячәк дигән пункт бәхәс кузгаткан. Бу гражданнарның милек хокукын боза дип табылган. Хәзер исә, яңадан эшләгәннән соң, документ икенче укылышка әзер.

«Килешү төземәгән милекчеләр өчен җәзаны катгыйландыру киләсе адым булырга тиеш», - дип өстәде Дәүләт Думасының төзелеш һәм ТКХ комитеты әгъзасы Александр Якубовский.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса