Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Олан Иле авылында чүп-чарны капчыкка җыюга күчерергә телиләр

    Хәзер яшәүчеләр чүп-чардан бик нык чүпләнгән бер контейнер мәйданчыгыннан файдаланалар

    Питрәч авылының «яңа» урамнарын: Ягодная, Билярская, Кленовая, Бәхетле, Уңыш, Астрономическая, Модельная һәм башка якын-тирә урамнарында чүп-чарны капчыкка җыюга күчерү планлаштырыла. Әлеге мәсьәлә якын арада җирле халык белән очрашуда күтәреләчәк. 

    Авылда бердәнбер контейнер мәйданчыгы урыны бик нык чүпләнгән. Шунысы гаҗәп - контейнерлар буш, ә мәйдан артында ботаклар, шешәләр аунап ята. Мәйдан тирәсендә пластмасса, пакетлар, төрле кәгазь – фантик, азык-төлек продуктларыннан калган тышлыклар ята.

    Шул рәвешле, район җитәкчелеге халыкка чүп-чарны капчыкка җыюны тәкъдим итәчәк, ул Питрәчтә үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады инде.

    Фото чәршәмбе көнне, 22 июньдә төшерелде. Администрация тарафыннан территорияне тәртипкә китерергә күрсәтмә бирелде. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: