Алга
  • Рус Тат
  • Олимпия бистәсендә чүп-чар юк

    Берничә ай элек редакция Питрәчнең Олимпия бистәсендә көнкүреш калдыкларын башка төрле ысул белән җыюлары турында язган идек. Чүп-чарны "капчык" ысулы белән чыгара башлыйлар биредә. Махсус техника атнага дүрт тапкыр килеп, бистәнең һәр урамыннан йөреп чыга. Капчыкка салынган чүпне туп-туры капка төбеннән алып китәләр. Әлеге ысул питрәчлеләрнең күңеленә хуш килде. Бар...

    Узган сишәмбе без янә әлеге бистәгә барып кайтырга булдык. Кичке алты иде. Трактор вакытында килде. Бу вакытка гражданнар чүп салынган капчыкларын чыгарып куйган иде. Кайсылары үзләре үк яннарында да басып тора. Урамда җанлылык хөкем сөрә. Биредә яшәүчеләр сүзләренә караганда, капчык ысулы мәйданчыкларга туплаудан яхшырак. - Көнкүреш мәйданчыклары янына килә алмый интеккән чакларыбыз күп булды. Шулкадәр чүп күп итеп җыелып тора иде. Хәзер бездә күпкә чиста. Без бик канәгать. Тракторчыларга рәхмәт. Капчыкны үзе ыргыта алмаганнарга ярдәм итәләр, - ди алар.
    Питрәч авыл җирлеге башлыгы Фәрит Фәхретдинов сүзләренә караганда, яңа ысул, чыннан да, яхшырак. Бу ягулык-майлау материалларына да, вакытка да, кеше ресурсларына да экономия, бистәдә дә тәртип.
    - Әлеге ысулга ияләнеп киләләр. Бу гражданнар өчен дә уңайлы. Башка урамнар да шулай эшләүне сорый, - ди ул. - Әмма без әлеге физик яктан өлгермибез. Техника җитми. Мәйданчыклар эшләмәү кешеләрнең тормышында да уңай чагыла. Чүп-чарны кая туры килсә, шунда ташламыйлар. Чүп-чар булмагач, эт тә борчымый.
    Бар да билгеләнгән вакытта трактор киләсен белә. Анда бөтен артык-портыкны чыгарып куярга мөмкин. Зур диван, суыткычмы... бар да төялә. Әмма күңелне борчый торган моментлар да бар. Кайбер гражданнар чүп чыгарган өчен түләргә теләми. Гариза язып, имеш аларда чүп юк дип әйтәселәре килә. Бүген чүп-чар булмаган хуҗалык була да алмый. Бары түләргә теләмәү генә бар.
    Капчык ысулы башка урамнарда да кулланыла башлады. Бу Болын, Энтузиастлар, Дуслык урамнары. Махсус техника анда чәршәмбе саен кичке алтыда килә. Якшәмбе көннәрендә көндезге сәгать бердә. Олимпия бистәсе өчен график түбәндәгечә: сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәре - кичке алтыда, шимбә-якшәмбедә - иртәнге унда.
    Кощаклылар да чүп чыгаруның капчык ысулын үзләрендә кертеп җибәрергә уйладылар. Званкада чүпне иртәнге якта - сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә көннәрендә алып китсәләр, Кощакта - дүшәмбе, чәршәмбе, җомга булалар. Шулай ук иртәнге якта киләләр. Дүшәмбе көннәрендә эре габаритлыларын алып китәләр.
    Званка һәм Кощак авыллары кешеләренә яңалык бик ошады. Бөтен яңа - онытылып барган иске, диләр. Монда бу ысулны кулланган булганнар икән инде. Аннары онытканнар.
    - Кощак чүпкә бата башлады. Хәтта Казан чүбен дә безгә ташлап китәргә күп сорап тормыйлар иде. Шуңа күрә капчык белән чүп-чар ташу турындагы мәсьәләне җыенга чыгарырга туры килде, - дип яңалыклары белән уртаклашты Кощак авыл җирлеге секретаре Юлия Карнаух. - Чүп машиналары вакытында килә. Моның белән борчу юк. Халык та яңалыкка акрынлап ияләнә бара. Шәхси секторда кешеләр оешканрак, тәртиплерәк. Капчыкларны үзвакытында алып чыгып куялар, теләсә кая ташламыйлар. Ә менә күпфатирлы йортлар янында мәхшәр - капчыкларын кайчан телиләр, шунда алып чыгалар, теләсә кая куялар. Бу турыда һәр подъездга мәгълүмат язып торабыз, һәр хуҗаны график белән таныштырабыз, югыйсә. Гражданнарны чүпне вакытыннан алда чыгармаска өндибез. Графикны катгый үтәргә кирәклеген кат-кат әйтәбез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: