Өлкән тикшерүче Марина Лебедева ачыктан-ачык үз һөнәре турында сөйләде
Ул авыр җинаятьләрне тикшерү белән шөгыльләнә
Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлегенең тикшерү бүлегендә җиде кеше эшли. Аларның берсе – өлкән тикшерүче, юстиция капитаны Марина Лебедева.
БАЛАЧАК ХЫЯЛЫН ТОРМЫШКА АШЫРГАН
Марина Федоровна Оренбург өлкәсендә туып-үсә, шунда мәктәпне тәмамлый. Урта белем алгач, балачак хыялын тормышка ашыра – юридик уку йортына укырга керә. Аны башка төбәккә, ярты мең чакрымнан артык еракка китәргә кирәк булуы да туктатып калмый.
Чиләбе юридик институтында укыганда ук Марина Федоровна хезмәт эшчәнлеген башлый. Судка эшкә урнаша. Югары уку йортын тәмамлагач, эшләвен дәвам итә, гади эш башкаручы вазыйфасыннан судья ярдәмчесе дәрәҗәсенә җитә. Әмма тикшерүче булу теләге һәм тикшерүләргә тартылу, җинаятьләрне ачу ахыр чиктә өстенлек ала һәм 2016 елда ул Чиләбе шәһәре полициясенең металлургия бүлегенә күчә.
Безнең районга Марина Лебедева, кияүгә чыгу сәбәпле, күченеп килә. Улы Лешага нибары бер яшь тә ун ай булганда ул эшкә чыга.
– Кирәк булганга түгел, ә эш чакырганга. Өйдә тик утыра алмыйм, минем холкым андый түгел, – ди Марина Федоровна.
Героиня хезмәт итә торган бүлектә шәхескә, милеккә һәм җәмәгать тәртибенә каршы, сәламәтлеккә авыр һәм уртача авырлыктагы зыян китерү, урлау, караклык, талау кебек җинаятьләрне тикшерәләр. Бүлекчә хезмәткәрләре җинаять эшләрен тикшерүнең тулы барышын башкаралар.
– Бу – сорау алулар, тентүләр, тартып алулар. Болар барысы да зат гаеплеме, юкмы, без аны җинаять җаваплылыгына законлы рәвештә җәлеп итәбезме, моңа нигез бармы-юкмы икәнен ачыклау өчен эшләнә, – дип аңлата юстиция капитаны. Төп эштән тыш тагын кизү тору бар, бу вакытта тикшерүчеләр гражданнардан гаризалар һәм хәбәрләр кабул итә, тикшерә һәм алар буенча процессуаль карарлар кабул итә. Шулай ук еш кына вакыйга урынына барулар да була.
ЭШТӘН ТЫШ ВАКЫТТА ДА ҖИНАЯТЬЛӘРНЕ ТУКТАТКАН
Штаттагы тикшерүчеләр арасында һәркемнең бурычлары төрле юнәлештә. Марина Федоровна авыр җинаятьләрне тикшерү белән шөгыльләнә. Питрәч районында иң «популяр» булганнары – мошенниклык, подъездларда урлаулар һәм көнкүреш җинаятьләр. Хезмәтне үтәгәндә очрашырга туры килгән төрле кешеләрнең язмышларын эмоциональ кабул итүенә карамастан, Марина Федоровна үз эшен бик ярата.
– Тикшерү, эзләү, хакыйкатькә төшенү ошый, – ди ул.
Аның фикеренчә, яхшы тикшерүче булу өчен сабырлык, тыңлый һәм аңлый белү кебек сыйфатларга ия булырга кирәк, чөнки төрле кешеләр белән эшләргә туры килә һәм барысы белән дә уртак тел таба белергә кирәк. Шулай ук хезмәттә алган күнекмәләр тормышны җиңеләйтә, дип билгеләп үтә. Мисал буларак бу һөнәр белән бәйле булмаган башка кешеләр сизмәгән нәрсәләргә саклык белән карау фактын китерә. Шуның аркасында инде берничә тапкыр эштән тыш вакытта җинаятьләрне туктатканы булган. Бервакыт өлкән яшьтәге хатынга 800 мең сум акчасын саклап калырга булышкан.
– Кибеттә бер әби банкомат янына килеп, акчаны каядыр күчерергә тырышты. Ләкин аның нидер барып чыкмады, һәм ул тирә-юньдәгеләрдән үзенә ярдәм итүләрен сорый башлады. Ул вакытта мин аның нинди максат белән шундый зур сумманы күчерергә теләвен ачыкладым. Янәсе, оныгы юл-транспорт һәлакәтенә эләккән һәм аңа ашыгыч рәвештә акча кирәк, дип җавап бирде ул. Шуннан соң мин, әбидән номер алып, аның оныгына шалтыраттым һәм аның белән барысы да тәртиптә булуын белдем, ә туганы чак кына мошенникларның корбаны булмый калды, – дип искә ала тәҗрибәле тикшерүче.
Марина Лебедева сүзләренчә, гаиләдә аны барысы да хуплый. Әти-әнисе кызларының сайлаган һөнәренә каршы булмаган кебек, ире дә аның эшенә аңлап карый. Ул үзе йөк ташу белән шөгыльләнә, шуңа күрә өйдә сирәк була. Хәер, Марина Федоровна үзе дә шулай. Ул шулай ук командировкаларда була, чөнки аны, иң яхшы тикшерүчеләр исәбендә, даими рәвештә башка шәһәрләргә хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашырга җибәрәләр. Күптән түгел 40 көн Мәскәүдә булган. Шуңа күрә ир белән хатын өйдә бергә булган мизгелләрдә күбрәк берберсе һәм өч яшьлек уллары белән вакыт үткәрергә тырышалар.
Марина Федоровна пенсиягә чыкканчы һөнәренә тугры калырга һәм лаеклы ялда эшләвен дәвам итәргә планлаштыра. Ул чын күңелдән безнең районда җинаятьләрнең азаюын тели һәм халыкка сак булырга, мошенниклар алдавына, җиңел акча эшләү вәсвәсәсенә бирешмәскә киңәш итә һәм өлкән буын кешеләренә сәер шалтыратулар булганда үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатуларын сорый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа