Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкәннәр ункөнлегендә Питрәч районда төрле чаралар үткәрелә

Пенсионерлар өчен нәрсә әзерләгәннәр?

Бүген “Сула” бассейнында өлкәннәр арасында ярыш була. Декада көннәрендә 9 дан 13кә кадәр медицина белешмәсе булган очракта бассейнга бушлай йөрергә була.

5 октябрьдә 10:00дә Наратлыкта өлкәннәр арасында уеннар башлана. Программада скандинавия йөрүе, шашка, күңелле эстафета. ГТО нормалары тапшырырга да мөмкин булачак.

8 октябрь көнне 14.00 сәгатьтә спорт мәктәбе бинасында шашка, шахмат, өстәл теннисы буенча ярышлар оештырыла.

Түбән бәяләрдән көзге ярминкәләр 4 һәм 11 сентябрьдә – Питрәч авылында, 6 – Богородскида, 13 – “Царево” торак комплексында эшләячәк. Район үзәгендә бушлай такси йөриячәк – бу хезмәттән файдалану өчен 89600716969 телефоны буенча шалтыратыгыз.

Яңа Шигали авылында “Калибро”да (Тукай урамы, 4, 9:00 – 20:00), “Золотые ручки”да (Тукай урамы, 36, 10:00 – 20:00) “Чио-Чио”да (Тукай урамы, 35, 10:00 – 13:00) һәм Гүзәл Матавинада (Тукай урамы, 11, 9:00 – 12:00, 89656047395) ташлама белән чәч кистерергә була. Питрәчтә “Восторг” чәчтарашханәсе (Гаврилов ур, 1Г, 9:00 – 12:00) һәм Анна Скорнякова (10:00 -18:00, алдан язылу өчен телефон 89625520600) “Көек” авылында «Сагал» (Невская ур, 14А) пенсионерларга ташламалар ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса