Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкән буын кешеләрен кайгыртырга һәм сакларга кирәк

Соңгы арадагы вакыйгалар бездән өлкән буын кешеләрен – әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз һәм башка туганнарыбызны аеруча кайгыртуны таләп итә. Иммунитетлары начар булу һәм хроник авырулар аркасында алар яңа вирустан бигрәк тә зыян күрергә мөмкин.

Бүгенге көндә коронавируска битарафлар һәм скептиклар саны калмады диярлек. Ике ай элек куркыныч бик еракта кебек тоелса, хәзер ул безнең янәшәдә генә. Безнең районда инфекция барлыкка килүне һәм таралуны булдырмас өчен, халыкка өйдә калырга, урамга бер сәбәпсез чыкмаска кирәк.
Белгечләр фикеренчә, өлкән буын кешеләре башка кешеләргә караганда инфекцияне тиз йоктыралар һәм аны авыррак кичерәләр. Без аларга җәмәгать урыннарына чыгарга бер сәбәп тә калмасын өчен барысын да эшләргә тиеш.
- Мин беркая да йөрмим, - дип ышандыра Питрәч авылыннан пенсионер Валентина Петкина. - Бу минем өчен авыр түгел. Телевизор карыйм, интернетта утырам. Коммуналь хезмәтләрне дәүләт хезмәтләре аша түлим. Чәчәкләрне, үсентеләрне карыйм. Бу озакка сузылмас дип өметләнәбез, - дип сөйләде ул безгә. Валентина Борисовнага даруларны һәм продуктларны балалары алып килә.
Әмма пенсионерлар арасында балалары һәм оныклары еракта яшәүче яки бөтенләй балалары булмаган кешеләр дә бар. Олы йөрәкле кешеләр бу авыр чорда өлкәннәргә генә түгел, күршеләренә дә ярдәм итәчәкләр. Бүгенге көндә бездә 70 яшьтән олырак ялгыз яшәүче 1056 граждан теркәлгән. «Кайгырту» социаль үзәгендә 60 яшьтән алып инвалидлар һәм ялгыз яшәүчеләр өчен «Кайнар линия» эшли. Заявка буенча аларга азык-төлек, медикаментлар китерелә. Кайвакыт гозерләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә кагыла. Хезмәткәрләр телефон аша мөрәҗәгатьләрне өлкән буынга ярдәм итәчәк волонтерларга тапшыралар. Иреклеләр районның барлык авыл җирлекләрендә дә бар.
- Бүген без ике әби янына бардык, өченчесенә барабыз. Аларга азык-төлек, дарулар алып кайтып бирәбез, - диде волонтер Ирина Попова.
Районда шулай ук ветераннар һәм инвалидларның иҗтимагый оешмалары - Пенсия фонды, халыкны социаль яклау бүлеге вәкилләре эш төркеме булдырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса