Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы ураза башланды

11 март көнне барлык православныйлар өчен Олы Ураза башланды. Әлеге Ураза ел эчендәге уразалардан иң озыны санала. Ул Иисус Христосның чүлдә 40 көн ураза тотуы хөрмәтенә барлыкка килгән. Ураза 27 апрельгә кадәр дәвам итә. 28 апрель - Олы көн - Пасха бәйрәме

Уразаның мәгънәсе кешенең ит-сөт ашамлыкларыннан тыелып торуында гына түгел, ә уразаның кирәклеген аңлавында, чистарыну һәм дәрт-хисләр белән көрәшендә.
"Әгәр без иттән тыелып торып, якыннарыбызның хәтерен калдырабыз икән, бу - уразадан көлү", - диелә борынгы әйтемдә. Ураза вакытында инде аң керә башлаган балалар өчен дә уеннарда һәм күңел ачуларда беркадәр тыюлар кертелә, шуның белән алар уразаның аерылып торуын тоярга тиешләр.
Шунысы да бар: чын христиан бу көннәрдә боек күңел белән йөрергә тиеш түгел.
Уразада ашаудан тыелып тору белән беррәттән начардан арыну, телеңне, нәфесеңне тыю, гайбәт һәм ялганны туктату да кирәк, дип өйрәтә святитель Иоан Златоуст.
Ураза тәнне савыктыра – күп азыктан җиңеләеп калган тән авыруларга да бирешми.
Ураза тотучылар беләләр: бу вакытта теләкләр кими, күңел ярсулары басыла, җанга тынычлык иңә.
Ураза вакытында иман кенәгәләре җанны аруландыра.
"Үзең, ураза тотканда башкаларны да онытма. Ачларны туендыр, эчәсе килгәннәрнең сусавын бас, авыруларның хәлен бел, тоткында булучыларны да онытма, елаучыларны һәм кайгыда булучыларны юат, барча кешегә җараулы һәм хәерле бул".
Уразаны шундый тәртиптә тотканда, ди, Изге Бөек Василий, без православия христианнарының Ходай каршындагы изге бурычын үтибез.
Әби-бабайларыбыз, кач кылмыйча, өстәл артына утырмаганнар, өстәл артыннан да иман укымыйча китмәгәннәр. Ашау алдыннан һәм ашаудан соң укыла торган иманнарга балаларны кече яшьтән үк өйрәтергә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса