Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Онытырлыкмы соң ул көннәр?..”

Шушы көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Калининага 90 яшь тулды. Питрәч телевидениесе һәм район ветераннар советы рәисе аның янында кунакта булып кайтты.

Бутырка авылы. Автотрассадан авылга таба борылдык. Ташу ерып бетергән юлдан авыл читенә барабыз. Биредәге йортлар арасыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Калининаның өен эзлибез. Йортны эзләп таптык, ләкин хуҗабикә өйдә түгел иде. Туксан яшьтә булуына карамастан, ул хуҗалык эшләре белән чыгып киткән. Безнең килгәнне күргәч, бик шатланды, бигрәк тә район ветераннар советы рәисе Дания Камалиеваны күреп сөенде. Юбилярны тәбрикләү уен да ул тормышка ашырган иде.
Мария Николаевнаны туксан яшьлек юбилее белән район башлыгы исеменнән Ленино-Кокушкино авыл җирлеге башлыгы Альфред Салихов, "Ак Барс-Питрәч" агрофирма җитәкчесе Радик Зиннәтов һәм социаль яклау идарәсе башлыгы Эльгиза Фәйзуллина котлады. Алар юбилярга чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Чәй эчәбез. Ветеран, сораганны да көтеп тормыйча, үзе турында сөйли башлады. Мин аңа сүз арасында сораулар биргәләдем.
- Мария Николаевна, сугышның беренче көнен хәтерлисезме? - дип сорыйм аннан.
- Ничек хәтерләмим ди инде. Без күрше Мостровларның капка төбендә утыра идек. Шул вакыт радиодан сугыш башлануын хәбәр иттеләр.
- Ә сугышка ничек эләктегез?
- Ул чактагы җитәкчем Виктор Балаганов минем район халык мәгарифе бүлегендә эшләвемне теләде. Ә мин, риза булмадым. Ул миңа: "Әгәр тыңламасаң, сине беренче итеп фронтка җибәрәм", - диде. Мин: "Анда эшләгәнче, сугышка китәм", - дидем. Ул вакытта мин үзебезнең колхозда комсомол оешмасы секретаре булып эшли идем... Җыендым да киттем.
- Сез аэростатта очкансыз, куркыныч идеме?
- Ничек әйтергә әгәр каушап төшмәсәң, бар да яхшы булачак. Бер Салкын Чишмә кызы минем белән очканда, түзмәде, егылып төшеп һәлак булды.
- Иң куркыныч көнне хәтерлисезме?
- Сугыштагы иң куркыныч көнемнеме? Хәтерлим... Егерменче постта торганда элемтә чыбыгы өзелде. Мин элемтәче идем. Начальник Горбенко миңа өзелгән урынны табарга кушты. Эзләп барам, шулай, артыма борылып карамыйм... Төн... Пулялар сызгыра... Чиркәүне үттем... Зират... Елгага җиттем, күперне таба гына алмыйм бит... Су төбенә киттем... Кире кайткач, иптәшләрем миңа сораулар яудыра башлады, ничек таптың, дип сорыйлар. Ә мин берни җавап бирмәдем. Бу көн минем өчен сугышчан чыныгу алган көн булды.
Сугыштан соң Мария Калинина озак вакыт кияүгә чыга алмый. Хәтта ярәшкән егете дә аннан баш тарта. Яшь егетләр фронттан кайткан кызлар белән язмышларын бәйләргә ашыгып тормыйлар. Андыйлар турында "тормыш итәргә яраксыз" дигән сүзләр йөри.
Әти мәрхүм: "Кияү чыкмаса, чыкмас, һичьюгы капка төбендә җырлап утырыгыз", - дип шаярта иде. Без дус кызлар белән таң атканчы, урамда һава сулап, җырлашып йөри идек. Шулай бервакыт барабыз, каршыбызга фронтовик килә. Миңа карады да, туктап: "Иртәгә сине сорарга киләм",- диде. Без Афанасий Рябушкин белән 41 ел тату гомер кичердек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса