“Оныкчыклары карт әбиләрен бик яраталар”
Тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Анастасия Ивановна Антонова шушы көннәрдә үзенең юбилей көне уңаеннан котлаулар кабул итте. Гильдеево авылында яшәүче юбилярга 95 яшь тулды. Аны котларга район вәкилләре килде, алар аңа нык сәламәтлек теләделәр, бүләкләр һәм Россия Президенты исеменнән котлау хаты тапшырдылар. Юбиляр үзенең якты хатирәләре белән уртаклашты.
Юбилярның 7 баласы (шуларның өчесе, кызганыч, инде исән түгел), 12 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар. Алар әбиләре янына еш кайта алмыйлар – ерак яшиләр. Ә Питрәчтә яшәүче туганнары гаиләнең иң өлкән, зирәк һәм хөрмәтле әгъзасы белән вакыт үткәрергә еш киләләр.
Анастасия Антонова 5 яшендә әнисен дә, әтисен дә югалткан. Аны һәм абыйсын туган апасы Мария Ивановна үз канаты астына тәрбиягә ала. Ул бу кыз белән малайны үз балалары кебек ярата. Тик, әлбәттә, бәләкәй Настя барыбер әти-әнисен сагына һәм аның йөрәгендә мәңгегә югалту эзләре кала.
- Әнием көн-төн кырда эшләде, - ди юбиляр. – Башкалар белән бергә иген урганда бервакыт мин аның янына килдем дә ерак түгел генә бер җиргә утырып әнине көтә башладым. Кинәт, минем борынга ук урак килеп төште. Ул артта коймада эленеп торган булган икән. Ярый әле күзгә төшмәде, югыйсә, сукыр калган булыр идем. Ә әнием минем өчен шундый курыкты, елады һәм Коля абыйны теләсә кайда корал калдырганы өчен орышты. Бу очрак турында миңа биттә калган яра эзе онытырга ирек бирми.
Ул бала чагында ачлык еллары булганын да хәтерли әле. Аңа һәм абыйсы Сашага көн саен бер кисәк ипи бирә торган булганнар. Кыз соңрак ашар өчен ипи кисәген яшерә торган була. Әмма абыйсы аның яшерен урыннарын таба һәм шунда ук табылдыкны ашап куя икән. Настя Сашага ачуы килсә дә, беркайчан да аннан зарланмаган, чөнки абыйсын орышуларын теләмәгән. Соңрак ул Ватан алдындагы бурычын үтәргә китә – аны армиягә озаталар, ә бер-ике айдан исә сугыш башлана.
- Саша безгә сугышның ничек барганы турында язды, үрмәләп кенә йөрибез, югыйсә фашистлар күрә, дигән иде. Без бик борчылдык, күрешергә өметләндек, - дип искә ала Анастасия Антонова. – Тик Саша кайтмады, һәлак булды.
1946 елда Николайга кияүгә чыктым. Ул да фронтта булды. Яраланып кайтты. Аңа атканнар, аягына эләккән. Аның белән 50 елдан артык тату гомер иттек. Әлбәттә, җиде бала белән җиңел булмады. Әмма без тырыштык, терлек асрадык – сыер, сарыклар бар иде. Ә ирем озак еллар ат караучы булып эшләде. Ул вафат булгач, улым белән калдым. Ә бердәнбер кызым узган ел мине Кощакка үз янына алып кайтты.
- Соңгы вакытта әнием янына еш килә башладым. Ул минем мөстәкыйль, актив кеше. Әмма яшь барган саен әти-әниләргә күбрәк игътибар бирергә кирәк. Ул янәшәдә булмаганда, күңел тыныч түгел. Шуңа да без ирем белән киңәшләштек һәм аны үзебез янына алырга булдык. Оныкчыклары карт әбиләрен бик яраталар. Аларның берсе, Виталик, аның үзенчә күңелен ача – фокуслар күрсәтә, уйнарга өйрәтә, уен кагыйдәләрен аңлата. Ә әни инде елмаеп кына утыра, аны иркәли һәм сөя, шундый акыллы булуы өчен мактый, - дип яратып сөйли кызы Мария.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа