Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Оныклар һәм оныкчыкларыңның үсүсен күрү зур бәхет ул

Кибәк Иле авылыннан 3 нче дәрәҗә “Ана даны” ордены, 1 һәм 2 нче дәрәҗә Ана медале, Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә юбилей медальләре иясе Әкълимә Хуҗиәхмәтовна Заппарова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны юбилее белән котларга район җитәкчелеге вәкилләре килде, алар аңа бүләкләр, чәчәк бәйләме һәм шулай ук Владимир Путин исеменнән котлау хаты тапшырды. Ул кунакларга үз тормышы турында бик теләп сөйләде.

- Ходай мине күргән газапларым өчен чын бәхет белән бүләкләде, - диде юбиляр, күз яшьләрен сөртеп. – Әнием алты бала тапты, ләкин аларның өчесе балачакта ук якты дөньядан китте. Әти-әнием тырыш, эш сөючән иде, терлек асрадылар, умарта тоттылар. Бөек Ватан сугышы вакытында әтиебез янәшәбездә булды, аны сәламәтлеге начар булу сәбәпле фронтка алмадылар. Мөгаен, бу безне ир-ат җилкәсеннән мәхрүм калган хатын-кызлар һәм балалар кичергән газаплардан аергандыр. Әти соңгы сулышына кадәр гаиләне кайгы-хәсрәтләрдән саклады. Ул 1946 елда вафат булды. Югалту ачысы дистәләгән елдан соң да күңелне әрнетә. Мин әтине бик яраттым, ул да мине бик яратты. Беренче вакытта мин могҗизага иң зур өмет белән көн саен аның каберенә бардым, ул күктән төшәр дип чын күңелдән ышандым...
Авыр югалтуга карамастан, гаиләмнең һәр әгъзасының тормышы дәвам итте. Абыем армиягә китте, апа кияүгә чыкты, әни белән бергә өйдә ялгыз калдык. Бик авыр иде. Әти барысын да күрә һәм, әгәр мин көчсезлегемне күрсәтсәм, ул күңелсезләнер, дигән уй мине алга алып барды. Шуңа күрә бик тырыштым, кырда да эшләдем, терлек тә карадым, бал кортларын да күзәттем. Авылдашым Гомәргә кияүгә чыккач, әниемне ялгыз калдырмадым, ул безнең белән яшәде. Озак еллар “Искра” колхозында эшләдем.
Заппаровлар гаиләсендә 7 бала була. Тормыш иптәше белән бергә алар 65 елга якын гомер итәләр. Авылда хөрмәтле кеше, мулла Гомәр Зарифович 89 яшендә вафат булган.
- Мин аз гына чирли башлауга, ул минем күңелне күтәрде, “Син көчле, 90га кадәр яшәрсең, ә мин юк, аның кадәр яши алмам” дия иде. Алдан сизде, күрәсең, - дип билгеләп үтә юбиляр.
Әкълимә Хуҗиәхмәтовнаны бүгенге көндә 6 баласы, 11 оныгы һәм 11 оныкчыгы кайгырта. Берәүләре Чаллыда, икенчеләре – Казанда, әмма барысы да аның янына еш кайталар. Юбиляр Гатауллиннар гаиләсендә -  кече кызы Гөлнара, кияве Хәлил һәм оныклары белән бергә яши. Оныклары Алинә һәм Ралинә әбиләрен бик яраталар.
- Аның көн саен безнең белән бергә булуы сөендерә. Теләсә кайсы вакытта аның белән аралашырга, үткәндәге кызыклы вакыйгалар турында сорарга мөмкин, - диләр алар.
Ралинә әбисе өчен музыкаль котлау җиткерде, җыр җырлады. Әкълимә Хуҗиәхмәтовна кечкенә җырчыны тыңлады, ә аннары кызны кочаклап алды. Ул оныкларын күкрәгенә кысып сөя һәм аларның игелекле, гадел һәм тәртипле кешеләр булып үсүләрен күрә алуы белән бәхетле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса