Осиновода балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк
Җиһазлар, нигездә, балалар шәһәрчегеннән алыначак.
Осиново бистәсендә балалар мәйданчыгы төзеләчәк. Ул элеккеге бакчалар территориясендә, якынча Осиновская, 1 һәм Осиновская, 4 урамнары каршында урнашачак. Бу урынга элек балалар шәһәрчегендә булган җиһазлар урнаштырылачак һәм өстәмә рәвештә яңалар сатып алыначак.
Биредә төзекләндерү эшләре көтелә: җәяүлеләр зонасын урнаштыру, агачлар утырту. Әлегә территорияне чистарту үткәрелде. Киләсе җәйдә балалар инде яңа уен зонасында уйный алачаклар, - дип билгеләп үтте район төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге башлыгы Михаил Беляков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа