Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өйдә үлем куркынычы саклап торырга мөмкин

Соңгы вакытта исле газ белән агулану очраклары ешайды, шул исәптән, Татарстан Республикасы территориясендә дә, 2019 ел башында гына республикада 20гә якын кеше исле газ белән агуланган, шуларның берничә очрагы фаҗига – үлем белән тәмамланган.

ТР ДТИ хезмәткәрләре исле газ белән агулануның ике очрагы буенча тикшерүләр үткәргән вакытта, моның сәбәпләре – кухня бүлмәсенә һава кермәү (бер очракта тәрәзәләр герметик рәвештә ябыштырылган булганнар, икенчесендә вентиляция тишеге обойлар белән капланган булган) ачыкланган.
Газ приборлары яхшы эшләсен һәм фатир бүлмәләрен исле газдан җилләтү өчен саф һава кирәк.
Күп фатирлы йортларда вентиляция системасы табигый суырту-җилләткеч кебек проектлана, ул исле газны даими суыртып торуны (форточка, фрамуга яки вентиляция каналлары аша) һәм фатир бүлмәләрен вентиляция каналлары аша исле газдан җилләтүне тәэмин итә. Шул ук вакытта, торак йортларның заманча конструкцияләре кушылдыклы клапансыз пластик тәрәзәләр, резин тыгызлагыч ябыштырылган герметик ишек белән җиһазландырылган, шуның нәтиҗәсендә тышкы һава кушылдыгы һәм суырту җилләткеч арасында тигезлек сакланмаган.
Соңгы катлар каналларына кергәндә төзелеш проектлары буларак кайвакыт көнкүреш җилләткечләре (мәҗбүри вентиляция өчен) карала, яисә тораклардагы бүлмә стеналарына кушылдык аэратор урнаштырыла.
Пластик тәрәзәләр кушылдыклы клапаннар белән җиһазланган булса да, күп кенә кешеләр кышкы чорда аларны ябып тота, вентиляция тишекләрен ябыштырып куя, вентиляция тишекләреннән көнкүреш приборлары суырткычлар чыгаралар, мәҗбүри вентиляторлар һәм башкаларны сүндерәләр, бу, үз чиратында, һава йөрешен бозуга китерә.
Исле газның исе дә, төсе дә юк, әгәр бинада вентиляция бозылган булса, мисал өчен, плитә кабызылган булса, иртәме, соңмы исле газ критик хәлгә килә, газ приборларын һава йөрми торган урыннарда файдалануның төп куркынычы шуннан гыйбарәт тә инде.
Газ җайланмаларын куркынычсыз файдалану өчен мәҗбүри тәртиптә һава йөрешен тәэмин итәргә кирәк, мисал өчен форточканы ачарга. Төзек булмаган газ приборларын файдаланмаска, яки предметлар белән вентиляция тишекләрен каплауга юл куймаска кирәк. Моңа балаларны да кечкенәдән ашар алдынан кул юарга яки теш чистартырга өйрәткән кебек өйрәтергә кирәк. Бу гадәт сезне һәм якыннарыгызны очраклы рәвештә исле газ белән агуланудан саклаячак һәм гомерегезне саклап калырга ярдәм итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса