Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өйдән чыкканда битлек кияргә онытмагыз

Коронавирус һәр көнне безнең тормышыбызга яңа кагыйдәләр кертә. Сезгә соңгы яңалыкларны җиткерәбез.

Дөнья танымаслык булып үзгәрде, моңа коронавирус пандемиясе сәбәпче. Парклар һәм скверлар буйлап йөрүләр, шоппинг, дуслар һәм якыннар белән очрашулар тыелды. Питрәчлеләр дә үзизоляция режимының ”үзенчәлекләрен” тойды.

Безнең районда авырулар саны арту куркуга сала башлады. 23 апрельгә коронавирус 18 кешедә табылган. Яхшы яңалык та бар: 7 питрәчле инде бу чирдән дәваланган һәм хәзер сау-сәламәт.
Бу - парадокс, әмма чир йоктыручылар саны арту белән урамнарда йөрүче кешеләр саны да арта. Өйдә утыру, яңа тормыш рәвешенә ияләнү җиңелләрдән түгел. Күпләр хәзерге хәлнең чын булуына ышанырга теләми, бу аңлашыла да. Хәтта әби-бабайлар да кешеләргә шундый куркыныч янаган чорларны хәтерләми бит. Бары тик сугышны искә төшерергә мөмкин, тик ул вакытта дошманның күзләренә карарга була иде, ә вирус бөтенләй күренмәс. Һәр үтеп баручы инфекция йөртүче була ала, нәкъ менә шуңа күрә һәр җирдә, өйдә утырыгыз, дигән сүзләр ишетәбез.
Әлбәттә, урамга бөтенләй дә чыкмыйча мөмкин түгел. Кайбер һөнәр ияләре эшләүләрен дәвам итәләр, көн саен эш-өй, өй-эш маршруты буенча йөри. Мәҗбүри каникулларда булганнар үзләрен һәм гаиләсен азык-төлек белән тәэмин итәргә тиеш, шуңа күрә алар кибеткә яки даруханәгә барудан баш тарта алмый.
Хәзер өйдән чыгуның тагын бер мөһим сәбәбе булырга мөмкин - чәчтарашханәгә бару. Монды смс белән айга бер тапкыр һәм 2 сәгатькә генә чыгарга була. Чәчтарашларга бу атнада килүчеләрне кабул итәргә рөхсәт иттеләр. Хезмәткәрләр санитар-эпидемиологик режимның барлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. ОРВИ билгеләре булган кешеләр эшләми. Клиентларга алдан язылу буенча гына хезмәт күрсәтәләр, кабул итүләр арасында дезинфекция һәм бинаны җилләтү өчен 10 минутлык интервал булуы мөһим. Чәчтарашлар да, чәч кистерергә килүчеләр дә шәхси саклану чараларын күрергә – битлектән булырга тиеш. ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар нигезендә, 20 апрельдән санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту өчен ваклап сату, хезмәт күрсәтү объектларында, шулай ук җәмәгать транспортында гражданнарның шәхси саклану чараларыннан башка йөрүе тыела. Гади генә әйткәндә – кибеткә дә, даруханәгә дә, автобуска да, чәчтарашханәгә дә битлексез керергә ярамый!
- Зинһар, моңа җитди карагыз һәм җаваплырак булыгыз. Бүгенге көндә гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгән кешеләргә рәхмәт, - дип язган мөрәҗәгатендә район башлыгы Илһам Кашапов. - Бүгенге көндә вирусның таралу тизлеге һәрберебезнең үзаңына бәйле, - дип билгеләп үтте ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X