Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өйдән чыкма, хата кылма!

Татарстан Республикасында коронавирус таралуны кисәтү максатларында үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде.

Яңа режим нәрсәне аңлата? Нәрсә рөхсәт ителә һәм нәрсә тыела? Барысы турында да ТР Министрлар Кабинетының 30 март, 234 нче карарыннан белергә була.

Документ нигезендә, өйдән зур ихтыяҗ булмаса чыгарга ярамый. Ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү, якындагы кибеткә беренче кирәк-яраклар алырга бару, йорт хайваннарын йорттан 100 метрдан да артмаган арада йөртү, чүп-чарны якындагы урынга чыгару да искәрмә булып тора. Кешеләргә бер-берсеннән 1,5 метрдан да ким булмаган дистанцияне сакларга кирәк. Паркларга керү һәм вакыт үткәрү тыела. 65 яшьтән узган һәм хроник авырулары булган гражданнарга өйләреннән турыдан-туры тормышы һәм сәламәтлегенә куркыныч янаганда гына чыгарга мөмкин.
Эш вакытында изоляция урынын калдырып китү өзлексез эшләүче предприятиеләр, сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләренә, азык-төлек продуктлары сатучы хезмәткәрләргә рөхсәт ителә. Сәбәпсез, карантинны бозучыларны штрафка тартачаклар. Әгәр кеше изоляция шартларын үтәми һәм икенчесенә йоктыра икән, җинаять җаваплылыгына тартыла.
Муниципальара пассажирлар ташу гамәлгә ашырылмый. Йөкләрне ташу җибәрүче оешма тарафыннан бирелә торган тиешле белешмә булганда гына рөхсәт ителә. Эшкә бару өчен шәхси транспорттан файдаланырга ярый.
Бу чараларның барысы да санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр дәвам итәчәк.

 Питрәч районында күп фатирлы йортларның подъездларын дезинфекцияләү чаралары белән эшкәртәләр. Район башкарма комитеты каршындагы санитария-эпидемияләргә каршы комиссия утырышында шундый карар кабул ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса