Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Озын гомер сере – даими хәрәкәттә

Районыбызның иң күренекле кешеләренең берсе Павел Андреянович Лазарев үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гадәттәгечә, аны котларга хакимият вәкилләре һәм аны яратучы зур гаиләсе килгән иде.

Павел Андреянович Лазарев күп бүләкләргә ия. Ул “Хезмәт ветераны”, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медальләре, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә кырык ел”, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 50 ел” юбилей медальләре белән бүләкләнгән, социалистик ярышларда ирешкән уңышлары өчен мактау кәгазьләре алган. Лаеклы ялга “Арышхазда” ярдәмче хуҗалыгыннан 4 нче разряд эшчесе булып киткән.
Павел Андреянович хәзергә кадәр актив һәм бик позитив кеше булып кала. Ул көн саен бакчасын карый һәм умарта үрчетә. Умартачылык белән ул балачактан мавыккан, чөнки аның әтисе дә, бабасы да умартачы булган. Павел Лазарев Арышхазда авылында туган, бүгенге көндә дә ул шунда яши.
Лазаревларның зур гаиләсендә 9 бала булган – 1 кыз һәм 8 малай, шуларның берсе – Павел Андреянович. Юбилярның барлык абыйлары, кызганыч, кайсы авырып үлгән, кайсы сугышта вафат булган. Хәзерге вакытта якын туганнарыннан бары тик апасы Катерина гына исән. Алар кечкенәдән үк ныклы дуслык җепләре белән бәйләнгән булганнар.
- Апам янәшәдә генә, йорт аша яши. Шуңа күрә без бер-беребезгә еш кунакка йөрибез. Ул миңа ярдәм итә, ә мин аңа, - ди елмаеп Павел Андреянович.
Оныклар әби белән бабайның һәрвакыт бик тырыш кешеләр булуын сөйлиләр.
- Йокы, ашау җитмәсә дә, һәрвакыт эштә булдылар. Бабай бик игелекле, кунакчыл кеше. Барлык бәйрәмнәрне без бергә билгеләп үтәбез. Хәзер аның ике оныгы, өч оныкчыгы һәм оныкчыгының улы бар, - диде юбилярның оныгы Ольга Мишанина.
Бөек Ватан сугышы вакытында ул яшүсмер була. Тик ул вакытта хәтта балалар да эшләгән, шуңа күрә ул кечкенә яшьтән үк үзен хезмәткә багышлаган, шуның нәтиҗәсендә лаеклы тыл хезмәтчәне булган. Соңрак Павел Андреяновичны хәрби хезмәткә алалар, анда ул өч ел Көнчыгышта, Совет гаваненда хезмәт итә. Юбиляр ул вакытта үзенең Шәле һәм Карповка егетләре белән дуслашуы, бергәләшеп хезмәтнең бөтен авырлыклары аша узуы турында сөйли. Япон сугышы Бөек Ватан сугышы кебек авыр була. Хәтта боз астыннан япон солдатларының мәетләрен алырга туры килгән аларга.
Сугыштан соң ул туган авылына кайта, анда гомерлек мәхәббәтен очрата. Өйләнешкәч, аларның уллары һәм кызлары туа. Әмма, кызганыч, Павел Андреянович белән тормыш иптәше бөтенләй яшь булганда балалары вафат була.
- Кышка дип бәрәңге утыртам, мин бу эшкә күнеккән инде. Бал кортлары белән, әлбәттә, елдан-ел авыррак. Ә сәламәтлекне хезмәт белән саклап калырга тырышам. Гомер буе мин физик активлыкны хуплыйм. Иртәнге сәгать биштә торам, кичке сәгать җидедә ятам, - ди Павел Андреянович.
Бакчасы буйлап йөргәндә ул безгә умарта ояларын күрсәтте, яңа өлгергән җиләк-җимеш белән сыйлады һәм нәрсә үстерүе турында сөйләде. Бакча, юбилярның йорты кебек үк, чиста һәм пөхтә.
Район хакимияте вәкилләре Павел Андреяновичка район башлыгы Илһам Кашапов исеменнән бүләк һәм Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса