Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пановка авылында мемориаль такта ачу тантанасы узды

Ул Украинадагы махсус операция вакытында һәлак булган майор Вячеслав Казаков истәлегенә куелган

Мемориаль такта ачу тантанасында солдатны бер минут тынлык белән мәктәп укучылары, авыл халкы, әти-әнисе, туганнары искә алдылар. Район башлыгы урынбасары Венера Игнатьева аның үз гомере бәрабәренә Ватан алдындагы бурычын үтәвен билгеләп үтте. Аның әти-әнисе, сыйныфташлары, дуслары һәм туганнары аны онытмаячак һәм горурланачак, аның турында якты истәлек мәңге сакланачак. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен герой үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Бүләкне мәрхүмнең хатыны Алина Наил кызына тапшырдылар.

Вячеславның энесе Иван абыйсы белән горурлана. Ул Вячеславның хәрби училищега укырга керүе һәм аны да рухландыруы турында искә ала. Бүген Иван Росгвардиядә хезмәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса