Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пановка авылында янгын чыкты

48 квадрат метр мәйданлы агач йорт тулысынча янып беткән

Бу йортта ике ир-ат яшәгән: 1960 елда туган игезәкләр. Янгын чыккан вакытта берсе кибеткә киткән, икенчесе өйдә була. Аны җирле төзәтү колониясе хезмәткәрләре, сак бүлеге инструктор-кинологлары Зөлфәт Әгъзамов һәм Самат Нигъмәтҗанов коткарып кала. Алар янгын хәбәргече тавышы сигналын ишетәләр һәм төтен чыкканын күреп алалар. Аннан соң  йортка үтеп керәләр, ишек ачык була. Зал һәм веранда арасында хәрәкәтсез утыручы ир-атны табып, алып чыгалар.
- Янгынның сәбәбе – бина белән төтен торбасы арасында махсус бүлгечләр  булмау, - дип билгеләп үтте янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы урынбасары Александр Ильин.
Йорт хуҗалары бернәрсәсез калды. Торак иминиятләштерелмәгән булган. Аларны әлегә туганнары  үзләренә сыендырган. Авыл советы каршында янгында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча махсус комиссия төзелде. Акча җыю игълан ителде. Ярдәм итәргә теләүчеләрнең барысын да 41043 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса