Педагогика хезмәте ветераннары гомерләрен мәктәпкә багышлаган
Алар – мәңгелек һөнәр ияләре
Педагогика хезмәте ветераннары аерым игътибарга һәм кайгыртуга лаек. Алар бөтен гомерләрен мәктәпкә багышлаган, берничә буын авылдашларын тәрбияләгән.
Анна Григорьевна НИКИФОРОВА
Анна Григорьевна күп еллар Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә математика укыткан, “Лачын” балалар оешмасын җитәкләгән. 40 елдан артык педагогик стажы бар. Ул 1966 елда Пимәр мәктәбендә балалар оешмасы җитәкчесе булып эшли башлаган. 1970 елда Керәшен Сәрдәсе урта мәктәбенә килә. Бу елларны ул пионериянең чәчәк аткан вакыты буларак искә ала.
Ул укучыларны бердәм коллективка берләштерә, милли тәрбия мәсьәләләренә игътибарны арттыра һәм ата-аналар белән ныклы элемтә урнаштыра. Үз алдына бик мөһим бурычлар куя – балаларда халкыбызның рухи мирасын, аның тарихын өйрәнү теләге уяту. Безнең төбәккә җайлаштырылган программа төзи, аны республика оешмасы җитәкчеләре алдында яклый.
Бертуктаусыз эзләнүләр нәтиҗәсендә мәктәп базасында Туган якны өйрәнү музее булдыру өчен бик зур материал туплана. 80 нче еллар ахыры-90 нчы еллар башында экспонатлар җыю өчен әле зур мөмкинлекләр була: күп кенә йортларда элеккедән калган әйберләр саклана. 1985- 1986 нче уку елында районда мәктәп музейлары арасында конкурс оештыра. Анна Григорьевна һәм аның укучыларының хезмәте югары бәя һәм "мәктәп музее" таныклыгы ала. Музей каршында “Туган якны өйрәнү” һәм “Керәшен бизәкләре” фольклор төркемнәре ачыла. Алар төрле конкурсларда һәм фестивальләрдә катнаша башлый.
– Беренчесе һәм иң дулкынландырганы Казанда цирк бинасында узган икенче керәшен халык иҗаты фестивалендә катнашу булды, – дип искә ала Анна Григорьевна.
Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Киләчәкне булдыру өчен, балаларыбыз туган нигез, туган авыл, ата-баба мирасы, шулай ук үз төбәкләреңнең казанышларын, күңел сыкраган, авырткан урыннарын белергә, яхшы якка үзгәртү өчен кайсы якка борылып эшләргә, төбәкләрнең кадерен белергә һәм туган җир, төбәк белән горурланырга тиешләр, – дип саный ул. Ә укучының нәрсә белән кызыксынуын, аның нинди сәләтләре барлыгын һәм аңа үз сәләтен үстерергә ничек ярдәм итәргә мөмкинлеген ачыклау – укытучы өчен иң мөһиме.
2003 елның 26 июне – Анна Никифорова өчен истәлекле көн. Керәшен Сәрдәсе авылында керәшеннәрнең этнография музеен ачу тантанасы була.
Төп эшчәнлегеннән тыш, аның башка яраткан шөгыльләре дә бар, аларга ул ял сәгатьләрен багышлый. Күпләр авылда аларның йортын күреп соклана. Челтәрләп бизәкләр төшерелгән бу йорт бик оста чигүчеләр хезмәтен хәтерләтә. Ләкин ул төсле җепләр белән материягә түгел, ә пычкы, өтерге, ышкы һәм буяулар белән фанера һәм юка тактадан кисеп ясалган бизәкләр. Бу һәр эшкә кулы ятып торган Никифорова Анна Григорьевнаның тирә-юньне, тормыш матурлыгын үзенчә күрә белү сәләтеннән килә.
Зоя Васильевна ТИМОШЕНКО
Зоя Васильевна Чистай районының Кызыл Яр авылында туа. 8 нче сыйныфны тәмамлагач, 1964 елда Чистай педагогия училищесына укырга керә, чөнки тәрбияче – хатын-кыз өчен бик яхшы һөнәр дип саный. Училищены тәмамлагач, Зоя Васильевнаны юллама буенча Питрәчнең 1 нче “Колокольчик” балалар бакчасына җибәрәләр, анда ул 41 ел эшли, башта тәрбияче, аннары музыка җитәкчесе була.
Зоя Васильевна балалар белән эшләүдә уңай нәтиҗә бирә торган алымнарны һәм кечкенә серләрне бөртекләп җыйган. Педагогның балаларга карата күпме сабырлык, мәхәббәт һәм кайгырту күрсәтүен санап кына бетерерлек түгел. Шулай ук педагогика хезмәте ветеранының балалар бакчасыннан ничә чыгарылыш балаларын озатуын да...
Укытучы өчен иң зур бүләк грамоталар түгел, ә хезмәттәшләренең һәм атааналарының рәхмәт сүзләре, дип саный ул. Әлегә кадәр Зоя Васильевна үзенең элеккеге тәрбияләнүчеләре, аларның эшләре һәм сәламәтлекләре белән кызыксына.
Зоя Васильевнаның лаеклы ялда яраткан хоббие – бәйләү. Ул сәламәтлеге турында да онытмый – бию-хәрәкәт терапиясе белән мавыга, көн саен аңа бер сәгать чамасы вакыт бирә. Бакчада эшләргә ярата. Хезмәттәшләре, дуслары белән аралаша. Ләкин ул нәрсә генә эшләмәсен, еш кына балалар бакчасын һәм үзенең тәрбияләнүчеләрен искә ала.
Наилә Фәттах кызы ХӘЙРУЛЛИНА
Хәйруллина Наилә Фәттах кызы 1944 елны 17 декаберендә туа. Ул 1961 елда мәктәпне тәмамлый, шул ук елдан Шәле урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли башлый. Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаганнан сон, озак еллар биология укытучысы булып эшли. Гомуми педагогик стажы 44 ел.
Наилә Фәттах кызы мәктәп бакчасы белән җитәкчелек иткән. Бакчада ул балаларны төрле тәҗрибәләр ясап, үсемлекләрне үстерү серләренә өйрәткән. Ул күп еллар ата-аналар комитетын җитәкләгән. Укучылар белән генә түгел, ата-аналар белән дә уртак тел таба белүче остаз ихтирамга, хөрмәткә лаек. Балалар күнеленә юл таба белүче зирәк педагог гомере буе укучыларына үрнәк булган, һәрберсенең яраткан укытучысына әйләнгән. Ул бүген дә үз укучыларының уңышына сөенеп, алар өчен борчылып, янып яши. Ул укытып чыгарган укучылар арасында табиблар да, агрономнар да, укытучылар да, артистлар да, төзүчеләр да бар. Укучылары аны хөрмәт итә, ә ул алар белән горурлана.
Наилә Фәттах кызының кызлары да аның юлыннан киткән – алар да укытучы һөнәрен сайлаган. Династиянең гомуми педагогик стажы – 124 ел тәшкил итә. Кызларының берсе Фәния Гомәрова – “Тургай” балалар бакчасында мөдир, икенчесе – Фәридә Галиуллина – чит телләр укытучысы, килене Ләйсән Хәйруллина – “Тургай” балалар бакчасында өлкән тәрбияче, оныгы Дилия Хәйруллина – Казан педагогика көллияте студенты.
Маһия Сабир кызы ГАЙНЕТДИНОВА
Маһия Сабир кызы 1954 елның 19 июнендә Минзәлә районының Дәвек авылында туа. Гаиләдә җиде бала була. Маһия Сабировна иң кечесе. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, апасы аны үз янына Самара өлкәсенә алып китә. Ул мәктәпне шунда тәмамлый. 1971 елда Подбельск педагогия училищесына укырга керә. Башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеге буенча белем алгач, аны Теплый Стан авылына җибәрәләр. Анда ул 4-7нче сыйныфларда татар теле укыта. Бер ел эшләгәннән соң булачак ире аны туган ягына алып кайта. 1976 елда өйләнешәләр. Ленино - Кокушкино авылына яшәргә күченәләр, чөнки ул вакытта анда олы апасы эшләгән. Маһия Сабировнага балалар бакчасына урнашырга киңәш итәләр. Ул вакытта авылда бакча өч бүлмәле бер фатирда урнашкан була. Улы Фәрит туа. Маһия Сабировна балалар бакчасында 13 ел эшләгән.
Анда һәрвакыт югары белем алу теләге көчле була. Кызы Эльвирага өч яшь тулгач, ул ике кечкенә баласы булуга карамстан, Алабуга педагогия институтына читтән торып укырга керә. Анда биш ел укый. Гаиләсе белән аңа бәхет елмая, сессиягә барганда ире ярдәм иткән һәм үзе балаларны караган. Аңа ашарга пешерергә дә, чәч үрергә дә, яшелчә бакчасын карарга да туры килә. Ир белән хатын һәрвакыт тату яшәгән. Институтны тәмамлагач, авылда алты еллык сыйныфлар ачыла. Маһия Сабировна балалар бакчасында әзерлек төркемен чыгара һәм шул ук чыгарылыш белән мәктәпкә эшкә күчә. Шулай итеп мәктәптә педагогик эшчәнлек башлана.
Балалар үсәләр. Улы мәктәпне алтын медаль белән тәмамлый, аннары финанс институтына укырга керә. Дүрт баласы бар. Кызы әнисе юлыннан китә. 19 ел инде мәктәптә инглиз теле укыта. Мәктәпне ул көмеш медаль белән, институтны кызыл диплом белән тәмамлый. Аның ике баласы бар.
Маһия Сабировна укучыларын бик ярата. Һәм хәзер дә алар еш очрашалар, авыр моментларда бер-берсенә ярдәм итәләр. Сыйныф җитәкчесе белән очрашканда үзләренең уңышлары белән уртаклашалар, язмышлары турында сөйлиләр. Маһия Сабировна еш кына апасына балалар белән эшләүдәге кыенлыклар турында сөйли торган була. Апасы зур тәҗрибәле педагог буларак, аңа, бу укучылар синең тормышыңда мәңгегә калалар, алар синеке инде, дип әйтә. Бу чыннан да шулай булып чыга. Алар белән нәрсә генә булмасын, иң башта баланың кемдә укыганын сорыйлар. Бу бит авыл. Барысы да уч төбендәге кебек. Элек балалар һәм ата-аналар башка иде, дип саный Маһия Сабировна, балаларны бергәләп тәрбияләгәннәр. Кызганыч, хәзер тәрбия берьяклы, ди ул.
Игорь Петрович ШПАГИН
Игорь Петрович 1949 елда Приморье краеның Чан-Чусовая бухтасында хәрби диңгезче гаиләсендә туа. Язмыш аны безнең районга алып килгәнгә дә инде күп вакыт узган, ул язмышын мәңгегә безне район белән бәйләгән, аның исеме районда мәгариф үсеше тарихына кереп калды. 1967 елда яшь белгеч үзен беренче тапкыр Пановка мәктәбендә укытучы ролендә сынап карый, шуннан армиягә китә. Аннары, Казан шәһәрендә эшләп, яңадан Питрәч районына кайта, Белкино авылында яңа мәктәп ачуда катнаша һәм аны җитәкли. Укучыларның уңышларын максат итеп куя, коллективны рухландыра һәм шул ук вакытта шундый яхшы нәтиҗәләргә ирешә, Америкага барып, анда чит ил хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклаша.
Бүген дә анда тәрбияләнүчеләренең, укучыларының дипломнары, грамоталары һәм бүләкләренең дистәләгән күчермәләре кадерләп саклана. Хәзер ул лаеклы ялда, тик эшсез утырмый – спорт белән шөгыльләнә, районның күп кенә чараларында һәм иҗтимагый инициативаларында катнаша. Күп вакытын табигатьтә үткәрә, ә аның матурлыгы турында шигырьләрендә сөйли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа