Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсиядәгеләр Интернетны үз итә

Кибәк Иленнән Нурзилә Исламгәрәева күптән пенсиядә. Йорт эшләреннән бушаган арада ул компьютерда утырырга ярата. Бу авыл кешеләре ирле-хатынлы Башаровлар да пенсионерлар. Әлеге гаҗәеп техникага өченче яшьтәгеләр өчен оештырылган бушлай курсларга йөреп өйрәнгән алар.


Районыбызда "Компьютер грамотасы нигезләре" программасы 2010 елдан бирле эшләп килә. Ул пенсия яшендәге кешеләр өчен чыгарылган. Шушы вакыттан бирле районның 115 пенсионеры бушлай компьютерга өйрәнде. Шул исәптән Кибәк Иленең югарыда телгә алган кешеләре дә программа нигезендә белем ала.
- Бүген телевизорны уйлаган да юк. Ул онытылды. Әйтерсең, башка дөнья ачылды миңа. Интернет аша яңалыкларны беләм, скайптан туганнар белән сөйләшәм, - ди Нурзилә апа.
- Тормышым түгәрәкләнеп китте. Кызыграк яши башладым, - дип тә өстәп куйды сөенечен яшерә алмыйча.
Ә алтмыш яшьлек Равил Башаров компьютер курсларына хәләл җефете белән йөргән. Ул компьютер аша балалары белән аралашып кына калмый, шуның аша төрле түләүләрне түләргә исәп итеп тора. Бу эшләрне өйдән чыкмыйча да эшләячәк ул.
Кибәк Илендә өченче яшь университетында укучылар унбишкә тулган. Курсларны уңышлы гына тәмамлаганнар да. Шушы арада аларны авыл мәдәният йортына чакырганнар. Аларга белем алу турындагы сертификатны тантана ясап тапшыралар.
- Сез хәзер компьютердан курыкмыйсыз. Аның белән дуслаштыгыз, котлыйбыз сезне, - диде районнан килгән вәкилләр аларга мөрәҗәгать итеп. - Карагыз аны, озаклап утыра күрмәгез, урамга да чыккалагыз, - дип тә шаярттылар.
Вәкилләр компьютерга өйрәнгәннәрен файдалана да белүләрен теләде. Матур тантана чәй табыны артында төгәлләнде. Анда да сүз, нигездә, компьютер белемнәре файдасы турында булды.

Врезка: "Компьютер грамотасы нигезләре" программмасы буенча районда 115 кеше белем алды. Шуларның кырыгы Хезмәт һәм шөгыль министрлыгы буенча укыды, 75 кеше - Пенсия фонды аша. Программа әле дә эшли. Быелның октябрендә янә яңа кешеләр белем ала башлаячак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X