Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пимәр авылыннан Рузиевлар гаиләсе питомник булдырганнар

Бу эшне үзләре яратканга һәм, иң беренче чиратта, балаларының киләчәге өчен эшли алар

Декрет ялында бертөрлелектән арынып тору өчен уйлап табылган шөгыль хәзер аларның төп керем чыганагына әверелгән. Моның өчен Алинә һәм Фирзант Рузиевлар шәһәрдәге фатирларын калдырып, авылга яшәргә кайткан. 

Өч балалы Рузиевлар гаиләсе бүген Питрәч районы Пимәр авылында яши. Шунда ук үз питомникларын да булдырганнар.

Без монда яз көне генә кайтып урнаштык. Йортны, сарайларны, бакчаны тәртипкә китереп бетерәсе бар. Питомнигыбызның иң зур өлеше Лаеш районындагы Кече Кабан авылында. Анда иремнең әти-әнисе яши, беренче үсентеләрне шунда утырта башлаган идек. Әкренләп монда да территорияне зурайтырга җыенабыз, – ди Алинә.

Ул үзе – Казан кызы, ире Фирзант Кыргызстанда туган. Соңрак ул әти-әнисе белән Лаеш районына күчеп кайткан.

Авылда яшәү теләге күптән бар иде. Балаларны үстерү өчен дә, питомник эшен җәелдереп җибәрү өчен дә авыл иң рәхәте, – дип сүзгә кушыла Фирзант.  

Хатыны Алинәнең кызыксынуына башта әллә ни исе китми аның. Ә инде волонтерлык хәрәкәте киңәеп китеп, үсентеләрне алу өчен Алинә җаваплы итеп билгеләнгәч, кемгә дә булса барып алып кайту һәм тарату эшен башкарырга кирәк була һәм теләсә-теләмәсә дә ул Фирзантка йөкләнә. Соңрак бу эш аның үзенә дә ошый башлый. 

2017 елда, олы улыма яшь ярымнар булганда, социаль челтәрдә “Яшел Казан” дигән экология хәрәкәте барлыкка килү турындагы хәбәрне күреп алдым, – дип искә ала Алинә волонтер булган елларын. – Аның максаты Казанда һәм шәһәр читендә агачлар утыртып, әйләнә-тирәбезне яшеллеккә күмү иде. Үсентеләрне күпләп сатып алганда ул бик арзанга төшә, шуның белән безнең хәрәкәткә күпләр кушылды. Ә хәйриячеләр ярдәме белән социаль учреждениеләрнең территорияләренә бушлай утырттык. Икенче тапкыр кулланып була торган әйберләрне җыеп, шуларны үсентеләргә алыштыру эше дә оештырылды. Шул рәвешле халыкны экология проблемаларына җәлеп иттек. Агачны утырту гына түгел, аны карап-тәрбияләп тә торырга кирәк һәм шуның белән бу эшкә балалар да кушылды. Ә студент волонтерлар мәктәпләргә барып, экодәресләр уздырды. Әмма пандемия башлангач, бу эш туктап калды. Волонтер булганда мине белеп калган кешеләр быел да сатмыйсызмы дип сораша башладылар. Шуннан бу эшне дәвам итәргә булдым. Кабат питомниклар белән элемтәләрне яңартып, агач һәм куак үсентеләрен сатып алуны оештырдым. Язын һәм көзен бу эш аеруча активлаша. Бу вакытта бакчачылар җиләк-җимеш агачлары утырта. Инде сату белән генә түгел, үзебез үстереп сатарга кирәк дигән фикергә килдек. Фирзант шунда ук чыбыкчадан ялгарга өйрәтә торган курсларда да укыды.

Бүген аларның питомнигында 30 төрле үсенте үсә. Сезон вакытында исә 50 төргә кадәр җитә. Моннан тыш, 15 төрле гортензияләре бар. Бер ишләрен үзләре орлыктан чәчеп үстерә. Икенчеләрен кечкенә үсенте килеш алып, үстереп саталар. Араларында гинкго билоба дигән экзотик агач үсентесен дә күрергә була. Катальпа дигәнен дә үстерә алганнар. 

Алинәнең әйтүенчә, халык арасында, җиләк-җимеш куакларыннан кала, күпьеллык чәчәкләр популяр. 

Клематис, гортензияне сорыйлар. Пион, лилия чәчәкләре күп сатыла. Спирея куагын, смарагд туясын яратып алалар, – ди әңгәмәдәшем.

Сүз уңаеннан Алинәдән кибеттә сатыла торган туя агачының нишләп бакчада үсеп китә алмавы турында сораштым.

Аларның һәрберсенең үз үсү циклы бар. Туяларны кибеткә питомниктан китерәләр. Ә кышын ул йокларга тиеш. Питомникта һава температурасы 0..+5 градус булса, кибеттә һәм өйдә +20. Табигатьтә кинәт кенә шундый күчеш була алмый. Һәм бу туя өчен стресс. Җәй җиткәч, бакчага чыгарып утыртабыз да, ул үсүен дәвам итәргә тиеш була. Шулай итеп ял итәргә өлгерми кала. Әлбәттә, махсус препаратлар белән эшкәртеп, аны саклап калып була. Тик аның эше һәм мәшәкате шактый, – дип аңлатты ул. 

Питомникларында да эш күп. Кече Кабан авылындагы төп питомникны карарга да өлгерергә кирәк. 

Әлегә үз көчебез белән генә эшлибез. Ярдәмче алган идек, ул барыбер син теләгәнчә, күңелен биреп эшләп җиткерми. Аңардан баш тартырга туры килде. Бу эшне яратмыйча эшләп булмый. Ә без үзебезгә ошаган эш белән шөгыльләнәбез. Һәм моны иң беренче чиратта гаиләбез һәм балаларыбызның киләчәге өчен эшлибез. Авылда һәйкәл тирәсендәге территорияне дә матурларга ниятләп торабыз. Кемнеңдер килеп эшләп бирүен көтәргә кирәкми, әйләнә-тирәбезне үзебез матурлыйк, – ди Рузиевлар.  

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса