Питрәч аграрийлары: «Уңыш чыгышы узган елгыдан түбәнрәк»
Игенчеләр бу көннәрдә уңыш өчен көрәшә
(Сулдан уңга) Виктор Ворончихин, Евгений Федотов һәм Раил Галләмов ашлык бушаткан арада.
Быелгы кебек яңгырлы августны хәтта аксакаллар да хәтерләми. Ниһаять, көннәр аязды, һәм игенчеләр кабат комбайннарын иген басуларына алып чыкты.
– Элек без 18-20 көндә уңышны җыеп ала идек, – дип сөйли “АгроЛак-К” директоры Раил Галләмов. – Быел вакытында керештек. Июль ахырында ук көзге культураларны суктыра башладык. Ләкин начар һава торышы аркасында ике атна кырга чыга алмадык һәм 19 августта гына кабат эшкә керештек. Арпа чәчелгән басуга яңгырлардан бераз зыян килгән, ул калкулыкта урнашкан, шуңа күрә тизрәк кипте. Ул 153 гектарны били, өч көндә без аны җыеп алдык. Бөртекле һәм техник культуралар барысы 3200 гектар мәйданны били. Әлегә барлык мәйданның 30 проценттан артыгы җыеп алынды. Бөртеклеләр инде бөтен җирдә өлгерде, бу кырдан арпа басуына күчәчәкбез, борчак суктыра башлыйбыз.
Быел уңыш узган елга караганда түбәнрәк, югалтулар бар. Сабаклары кыска һәм нечкә, башаклары зур, алар инде ауган. Урак белән кайбер урыннарда башакны суктырып булмый. Узган ел гектардан уңыш чыгышы 30 центнердан артык булса, быел исә егермедән аз гына артыграк. Ләкин яхшы уңыш алырбыз дип өметләнгән кырлар да бар әле. Шул ук вакытта яңа уңыш турында уйларга вакыт. Туфракны, орлыкларны әзерләргә кирәк. Шуңа күрә һәр участокта эш кайный. Кукуруз яхшы гына өлгереп килә, силос чокырларын тутырачакбыз, – ди Раил Рәүфович.
Колай кырларында әлегә өч комбайн, ике “Полесье” һәм ялланган “НьюХолланд” эшли. “Полесье” штурвалы артында Артем Вәлиев һәм Евгений Федотов. Комбайнчылар яшь әле. Шуңа да карамастан, стажлары зур.
– Мин күптән комбайнда эшлим. Башта ярдәмче булдым, ә 17 яшь тулгач, үзем комбайнчы булдым, – диде район алдынгыларының берсе Евгений Федотов. – Мондый җәйне беренче тапкыр күрәм: башта корылык, аннары яңгырлар китте. Әйе, кайчакта берничә көн рәттән кырга чыкмадык. Урыпҗыюны төгәллисе килә, чөнки алда башка сезонлы эшләр көтә. Безнең беребез дә төшенкелеккә бирелми, килеп туган хәлне яхшы аңлыйбыз һәм, кайбер кыенлыкларга карамастан, эшне дәвам итәргә әзербез, – дип ышандыра ул.
Ашлык ташуда өч КамАЗ машинасы эшли. Аларның берсендә тәҗрибәле машина йөртүче Виктор Ворончихин утыра, аның руль артындагы стажы 35 ел тәшкил итә.
– Мин тумышым белән Колайдан, бөтен туганнарым шушы хуҗалыкта эшләде һәм эшли. Әни Мария Николаевна һәм сеңлем Тамара – сыер савучылар, энем Александр – тракторчы. Мондый катлаулы урак белән минем дә беренче тапкыр очрашуым. Уртак тырышлык белән уңышны кырларда калдырмыйбыз, барыбыз да тырышырбыз. Җир йомшак, ләкин йөрергә була. Әлегә кыр-ындыр маршруты буенча ун рейс ясыйбыз, башка елларда ике тапкыр күбрәк булды, – дип искә ала ул.
Кырларда комбайннар эшләмәгәндә, машина йөртүчеләр эшсез утырмадылар, ашлыкны Арча элеваторына илттеләр. Авыл ындыр табагында да эшмәшәкатьләре җитәрлек, аны инде дүртенче ел Фидаэль Солтанов җитәкли.
Фото: © Илшат Гайсаров / «Питрәч-информ»
– Әлегә монда дүрт кеше эшли, – дип сөйли ындыр табагы мөдире, машинист Сергей Капов, аның ярдәмчеләре Владимир Филиппов, Алексей Токинов һәм Артем Федотов. Егетләр барысына да өлгерәләр. Алар көзге культуралар чәчү өчен ашлыкны чистарталар, киптерәләр һәм агулыйлар. Орлыклар әзер, үз сәгатьләрен көтәләр. Автовесларда ике Надежда эшли: Хлопкова һәм Авдеевалар, алар да барысын да намус белән башкаралар. Зарланмыйлар, барысы да үз эшләрен белә, – дип йомгаклады ул сүзен.
Предприятие директоры Раил Галләмов:
Иң мөһиме, бездә хезмәт сөючән кешеләр эшли. Алар урып-җыюны һәм көзге кыр эшләрен вакытында, тиз һәм сыйфатлы төгәлләр дип ышанам. Аларның хезмәт хакы шуңа бәйле бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа