Питрәч авылында яшәүче Додосовлар гаиләсе рубин туйларын үткәрде
Аларны беркем дә таныштырмаган, беркем дә кавыштырмаган.
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Алексей Анатольевич белән Татьяна Николаевнаның өйләнешүләренә 40 ел тулды. Аларны беркем дә таныштырмаган, беркем дә кавыштырмаган. Икесе дә бер йортка кунакка килгәннәр, һәм шунда яшьләр арасында мәхәббәт уты кабына, соңыннан ул сүнмәс гаилә учагына әверелә.
ЕГЕТ ТӘМЛЕ ТЕЛЕ, Ә КЫЗ ТЫРЫШЛЫГЫ БЕЛӘН ҮЗЕНӘ КАРАТА
Алар танышкан көнне язмышларны хәл итәрдәй очрашулар көтелмәгән, бу гап-гади көн була. Әтисе Танядан әнисен туганнарыннан каршы алырга баруын сорый, ул Шишкановларга улларын Валераны армиягә озату кичәсенә барган була.
– Аларга бардым да әнигә: “Әти сиңа өйгә кайтырга кушты”, дидем. Ә ул: “Озакламый өстәлгә бәрәңге чыгаралар, шуннан соң китәрбез”, диде. Шулай бәрәңгенең пешкәнен көтеп утырдым, Дуся апа миңа: “Кызым, бәрәңгене төй әле, кеше юк”, диде. Һәрвакыттагыча, эшләргә мәҗбүр иттеләр (көлә). Ә ул чакта Алексей дуслары белән табын артында утыра. Мин аның Додосов икәнен белдем. Ул минем Орлова икәнемне белгән. Без бер күрүдә бер-беребезгә гашыйк булдык, – дип искә ала Татьяна Николаевна. – Элек мин, бу тормышта барысын да үзебез хәл итәбез, дип уйлый идем. Әмма хәзер безне Ходай үзе очраштыруын, үзе кавыштыруын яхшы аңлыйм, – ди ул.
Егет кызны үзенең тәмле теле белән әсир итсә, кыз егетне тырышлыгы белән үзенә карата. Пар 1984 елның 6 ноябрендә өйләнешә. Көн җылы, пычрак була. Шуңа күрә, күлмәге пычранмасын өчен, кияү кәләшне кулында гына күтәреп йөртә.
Яшь пар Питрәчтә яши башлый. Ире гомер буе машина йөртүче булып эшләгән, бүгенге көнгә кадәр бу өлкәдә хезмәт куя. Хатыны 23 ел эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барган. Ир белән хатын ике бала үстергән. Аларның уллары Иван – Россия Герое. Кызлары Елена Федераль куркынычсызлык хезмәтендә эшләгән, аның ире шулай ук хәрби хезмәткәр. Әниләре әйтүенчә, балаларында хәрби һөнәргә мәхәббәт бабаларыннан килгән.
Хезмәт бурычлары аркасында, алар бергә еш җыела алмый. Ә инде очрашу мизгелләре – алар өчен зур бәйрәм. Балалар безнең янда булганда, йорт җанлана, – ди Додосовлар. Алар яшь әби-бабай, ике оныклары бар – Кирилл һәм Анна Ивановна. Әйе, кыз үзен әтисенең исеме белән атауны сорый, кеше белән дә үзен шулай таныштыра.
ОЛЫЛАРНЫҢ КИҢӘШЛӘРЕН ТЫҢЛЫЙЛАР
Никахлашу залында район җитәкчелеге катнашында Алексей Анатольевич белән Татьяна Николаевнаның рубин туй юбилеен теркәү тантанасы узды. Алар хөрмәтенә Мендельсонның Туй маршы яңгырады. ЗАГС бүлеге башлыгы Рәшидә Сәхәбиеваның: “Берберегезгә булган мәхәббәт хисләрен саклап кала алдыгызмы”, дигән соравына алар кабат: “Әйе”, диделәр. Ир белән хатын гаилә тормышы юбилярларының мактау китабына үз имзаларын куйдылар.
– Туйларда өлкән буынга котларга сүз биргәндә, алар барысы да бертавыштан: “Бер-берегезне тыңлагыз, бер-берегезне яратыгыз, бер-берегезгә юл куегыз”, диләр. Бу гади кагыйдәләр гаиләне саклап калырга ярдәм итә икән, – дип ышанып әйтте Алексей Анатольевич.
Өлкән буынның акыллы киңәшләреннән аның хатыны да тайпылмаган. Бигрәк тә ул иренең әби-бабасы – Евдокия Степановна белән Иван Григорьевичның үгетнәсыйхәтләре өчен рәхмәтле.
– Алар киң күңелле кешеләр иде, аларның ишекләре һәрвакыт һәркем өчен ачык булды. Бөтен авыл аларга килә иде. Әби һәрвакыт: “Һәркем үзенә икенче ирне дә, икенче хатынны да табар, әмма балаларны бергә үстерергә кирәк”, дип кабатлый иде, – ди Татьяна Николаевна.
Ир белән хатын тантанада катнашучыларга ихтирам күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм ун елдан соң Алтын туйларына чакырдылар.
– Әлбәттә, барысы да Ходай кулында. Әмма мин Татьяна белән тагын 40 ел яшәргә әзер, – диде елмаеп гаилә башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа