Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч авылыннан пенсионер экзотик җиләк-җимешләр үстерә

Хуҗабикә яшьтән үк ботаника белән шөгыльләнергә хыялланган.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Питрәч авылыннан пенсионер Ольга Гришанина экзотик җиләк-җимешләр үстерә.

Героинябызның әбисе гөмбә, җиләк җыярга яраткан, һәм һәрвакыт оныгы Оляны үзе белән алып бара торган була. Шулай итеп анда үсемлекләр белән кызыксыну уяна. Һөнәр сайлаганда, биофак белән химфак арасыннан кайсын сайларга икән дигән сорау килеп туа. Кыз химияне сайлый, ә менә биология белән мавыгу үз бакчасында дәвам итә.

14 ел элек гаилә җылы Кавказдан ире Владимир Ивановичның туган ягына Питрәч районына күченеп кайткан. Анда алар 30 ел яшәгәннәр, климат шартлары бакчачылык өчен уңайлырак булган: анда температура да кискен үзгәрми, озын кышлар да юк. Ләкин һәвәскәр ботаник өчен безнең шартлар тәҗрибәләр үткәрү зур мөмкинлек биргән. Питрәчтә беренче эш итеп ул чәчәкләр утырткан. Аннары бөтен гаиләләре белән чүп үләннәре баскан бакчаны чистартып, чәчәклек булдырганнар.

– Ике ай эчендә без барысын да казып алдык, яндырдык, юкка чыгардык. Аннары ирем белән улым бергәләп йорт төзү белән шөгыльләнә башлады, ә мин бакчада калдым, – дип искә ала Ольга Геннадьевна.

Аны көньяк экзотик җиләк-җимешләре сагындыра. Шуңа күрә азимина (банан агачы), зизифус (Кытай финигы) утырта, ләкин алар салкыннарга бирешкән, үсеп китә алмаганнар. Бакчачы бәхетенә кайбер үсентеләр ныклап үсеп киткән, мәсәлән, кыргый годжи һәм гумиҗиләкләре. Ольга Геннадьевна билгеләп үткәнчә, годжи шифалы үзлекләргә ия, туклыклы матдәләргә һәм витаминнарга бай. Аларны хәтта кытай медицинасында да кулланалар. Чыннан да, Гришаниннар хәзер салкын тиеп сирәгрәк авырыйлар. Чи килеш алар тәмсез икән, гаилә башлыгы аларны көн саен чәйдә пешерә. Ә гуми җиде төрле тәмгә ия җиләк буларак билгеле. Хуҗа хатынга ул җир җиләге белән ананас катнашмасын хәтерләтә. Июнь-июльдә өлгерә, шуңа күрә гумины мин татып карый алмадым. Аның каравы сары сусыл персик белән сыйландым. Америка селекциясенең Редхейвен сортлы җиләк-җимеш агачын Ольга Гришанина Краснодар краеннан дүрт ел элек сатып алган.

– Безнең теплицаның биеклеге 2,5 метр, ә агач дүрт метрлы. Шуңа күрә очын кисәргә һәм ян ботакларын сузарга туры килде, – диде Ольга Геннадьевна. – Ике еллык үсенте утырттым. Персик икенче елга ук җимеш бирә башлады. Башта биш данә сигнал җимешләре булады, алдагы елга күбрәк – 20 данәдән артты. Ә быел һәр ботакта тәлгәш-тәлгән персик, аларны инде ике атна дәвамында җыябыз. Кояш яктысы төшкәч, көньяктагылары тизрәк өлгерә башладылар. Хәзер инде өлгереп беттеләр, коелалар, – дип уртаклашты ул.

Алдан персик агачы урамда үскән, шуңа күрә тәҗрибә уңышсыз булган. Җиде ел юньләп үсә алмаган, аннары бөтенләй юкка чыккан. Аны салкын бәргән. Шуңа күрә хәзерге агач теплица уртасында үсеп утыра, янындагы помидорларга да комачауламый.

Икенче теплицада кызыл Һәм яшел виноградлар үсә. Бу җәен өстәлгә табигый десерт та, кышка татлы компот та. Россия селекциясенең иртә өлгерә торган сортларына өстенлек бирәләр. Августта өлгерә башлыйлар.

– Виноград таләпчән үсемлек түгел, иң мөһиме авырулар булмасын өчен вакытында препаратлар сиптерергә кирәк, – диде бакчачы.

Моннан тыш, Ольга Геннадьевнаның чәчәк һәм агачларның гадәти булмаган төрләре дә бар. Алар арасында “Вавилонская криспа” дигән тал матур булып үсеп утыра. Бу җылылык ярата торган үсемлек, шуңа күрә аны кайвакыт салкын ала, әмма ул бик тиз үз хәленә кайта. Аның башка үсемлекләрдән аермасы шунда, яфраклары спиральгә бөтерелгән һәм алар бөдрә чәчне хәтерләтәләр. Бакчаның бер ягында кара нарат үсә, төсе яшел булса да, ул безнең өчен гадәти ылыслы агачлардан купшырак. Биек булып үсә, шуңа күрә хуҗа хатын аның ботакларын кисеп, матурлап тора. Үсемлекләргә органик ашламалар сибү өчен ул азык калдыкларыннан файдалана: канау казый һәм аларны туфрак белән күмеп куя. Гомумән алганда, сирәк очрый торган үсемлекләрне үстерү һәркемнең көченнән килә, иң мөһиме – кызыксыну һәм теләк.

«Мин бу үсемлекләр белән бик яратып шөгыльләнәм. Экспериментлар үткәрү ошый: яңа үсентеләргә тамыр җәйдерү, аларны бүлү эшен яратам. Барысы да яхшы килеп чыкса, күңелем шатлана. Нәтиҗәсенә, кайвакыт, хәтта үзем дә гаҗәпләнәм. Кирәк бит ә, барысы да мин теләгәнчә килеп чыкты!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса