Питрәч флористлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте
Алар чәчәкне булачак букет иясен күз алдына китереп сайлый
Элина Полушкина һәм Ольга Попованың эш урыннары чәчәккә күмелгән. 24 июльдә алар һөнәри бәйрәмнәре – флорист көнен билгеләп үттеләр.
ПИТРӘЧЛЕЛӘР АРАСЫНДА РОЗА ПОПУЛЯР БУЛЫП КАЛА
Туган көн, туй, 8 Март бәйрәмнәре, якын кешеңне яки үзеңне сөендерү теләге чәчәк кибетенә алып килә. Аларны кем каршы ала? Сатучы дип әйтү ялгыш булыр, чөнки ул флорист, латинча «чәчәк», «чәчәк ату» дигәнне аңлата. Композицияләр авторлары – нәкъ менә алар. Һәр чәчәк бәйләменә ярты сәгать чамасы вакыт китә, башта форма, төс буенча нәрсә белән ярашачагын, аннары аны нинди кәгазь белән төрергә, яки, кәрзингә урнаштырырга, нинди тасма белән бәйләргә кирәклеген аңларга кирәк. Бу сорауларга көн саен Элина Полушкина җавап бирә.
Элина педагогик белемле, диплом буенча ул әнисе кебек тәрбияче, ә күңеле һаман иҗади һөнәргә тарткан. Мәктәптә рәсем ясарга яраткан, бигрәк тә стена газеталары. 2018 елда декреттан соң аңа кечкенә чәчәк кибетенә урнашырга тәкъдим итәләр. Элек ул бу өлкә белән кызыксынмаса да, үзен сынап карарга була. Яңа эштә аңа гадәти булмый, әмма кызык.
– Хезмәттәшемнең стажы зур иде, ул мине букетлар җыярга өйрәтте. Аннары мин яңа белемнәрне интернеттан алдым, – дип искә ала Элина.
Беренче тапкыр ул витрина өчен сирень төсендәге хризантемадан һәм ак гипсофилдан (вак чәчәкле үсемлек) тыйнак, ләкин нәфис чәчәк бәйләме ясый. 2020 елдан ул башка, ассортимент буенча да, сатып алучылар саны буенча да зуррак кибеткә урнаша. Вакыт узу белән аның таланты ачыла. Бүген витринада лимонеум, хризантема, лилия, роза һәм альстромерия чәчәкләреннән торган ул ясаган букетлар тора.
Бүгенге көндә ул барысын да башыннан алып ахырына кадәр белә, шуңа да карамастан, өйрәнүен дәвам итә. Бу эштә үзеңдә гүзәллек хисен үстерү, булачак букет иясен күз алдына китерү, процесска тулысынча чуму мөһим, дип саный.
– Күңелдә тынычлык булса, чәчәк бәйләме дә җиңел җыела. Сатып алучыларга һәрвакыт ярдәм итәбез, букетны кемгә сайлауларын, кешенең темпераменты нинди булуын сорашабыз. Назлы, йомшак кешегә алсу һәм лимон төсендәге сары, якты, ачык кешегә ачык төстәге чәчәк бәйләме туры киләчәк. Әниләргә ешрак ак төсне киңәш итәм. Питрәчлеләр арасында розалар популяр булып кала, – ди Элина.
Чәчәкләр озаграк саклансын һәм күзне шатландырсын өчен, флорист үсемлекне эсседән яки салкыннан саклау кәгазен тәкъдим итә. Аларның суыткычында температура плюс алты-сигез градус. Букетны салкын суга утыртырга, батареялар янына куймаска кирәк. Шикәр өстәү мәгънәсез, ә менә кисеп, көн саен вазадагы суны алыштыру зарур. Чәчәкләрне кәгазеннән арындыру яхшырак.
ИР-АТЛАРГА ГАФУ ҮТЕНЕРГӘ ЯРДӘМ ИТӘЛӘР
Ольга Попова аграр университетта ландшафт дизайнеры, яшелләндерү белән шөгыльләнүче белгечкә укыган. Студент чакта ул практиканы бакчаларда түгел, ә чәчәк кибетләрендә узуны өстен күргән, инде шул вакытта ук бу киңлек аны киләчәк эш урыны буларак җәлеп иткән. Шулай булган да. Өч ел инде ул флорист вазыйфасын уңышлы башкара. Хәер, башта чәчәкләрнең исемнәрен дә белмәгән. Корпоратив укыту ярдәм иткән. Хәзер классик кына түгел, экзотик төрләрне дә санап күрсәтә ала. Ләкин, аның күзәтүләре буенча, җирле халык үзләренә таныш булган нәрсәләргә тугры кала. Күбесенчә сатып алучылар – ир-атлар, ә букет ияләре – гүзәл затлар. Мондый чәчәк бәйләмнәренең үз романтик тарихы бар, ул кайвакыт флористка да билгеле.
– Еш кына ир-атлар яраткан кешесе алдында гафу үтенергә теләүләрен әйтәләр. Ярдәм итүебезне, иң яхшы чәчәк бәйләме ясавыбызны сорыйлар. Кайвакыт без аны аноним рәвештә җибәрәбез, запискалар язабыз. Кайвакыт үзебез дә уйлап язабыз. Ешрак бу баналь «Матурым, гафу ит. Мин сине яратам!» сүзләре. Ваза буш тормасын өчен үзләре өчен дә чәчәкләр сатып алучы кызлар бар. Мин дә алар рәтендә, янәшәмдә һәрвакыт чәчәкләр торуын яратам. Ешрак альстромерияләрне сайлыйм, алар бик озак тора. Бакчада әни белән лилияләр, розалар үстерәбез, гортензияләр озак вакыт чәчәк ата, – дип уртаклаша Ольга үзенең тәҗрибәсе белән.
Бу эш аны фантазияләрне һәм идеяләрне тормышка ашырырга, чәчәк бәйләме аша таныш булмаган кешегә шатлык бүләк итәргә мөмкин булуы белән җәлеп итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа