Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч гаиләсе Татарстан Рәисе исеменнән тантаналы кабул итүдә булды

Ирле-хатынлы икесе дә иҗади шәхесләр: ире гармунда уйный, хатыны җырлый

Казан Кремлендә Татарстан Рәисе исеменнән тантаналы кабул итүдә Чыты авылыннан ирле-хатынлы Шәйхетдиновларны республиканың иң яхшы гаиләләренең берсе буларак хөрмәтләделәр. Алар 37 ел бергә яши. Бу гаилә традицияләрен саклаучы, якыннарына һәм танышларына ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер булган, хезмәт сөючән парларның ачык үрнәге.

Дамир Сәйфетдин улы Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, бөтен гомерен туган авылы Чыты белән бәйли: гаилә кора, йорт сала, 40 елдан артык гомерен яраткан һөнәренә – авыл хуҗалыгы предприятиесендә баш инженерлыкка багышлый. Ул бик күп мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Бүгенге көнгә кадәр эшләвен дәвам итә, “Ак барс-Питрәч” хуҗалыгында моторчы булып эшли.

Миләүшә Низамовна һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә иренә ярдәм итә. Ул ире эшләгән хуҗалыкта нормировщик булып эшләгән. Бүгенге көндә лаеклы ялда, йорт эшләре белән шөгыльләнә, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баралар.

Алар икесе дә иҗади шәхесләр, җирле мәдәният йортында концерт программаларында даими катнашучылар. Дамир Сәйфетдин улы гармунда уйный, “Уйна, гармун!” һәм “Балкыш” республика конкурсларында катнашты. Миләүшә Низамовна җырлый, актив тормыш позициясе өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Гаилә пары өч бала тәрбияләп үстергән, аларга лаеклы белем һәм яхшы тәрбия биргән. Уллары Динар Питрәч мәдәният йортында эшли һәм “Балкыш” халык театрында алыштыргысыз актер. Кызлары Ләйсән – районның туган якны өйрәнү музее директоры, “Җәүһәр” халык ансамблендә җырлый. Кече уллары Илнар Питрәч авылында ведомстводан тыш сакта хезмәт итә. Барысы да актив җәмәгать, мәдәни-агарту эше алып баралар. Балалары уңышында ата-аналар биргән тәрбиянең роле зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса