Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч иминият агенты Минзәлия Гыйльметдин кызы: «Соңыннан үкенгәнче башта ук иминиятләштерүең хәерле»

Бу аның 20 ел буе үз танышларына бирә торган киңәше

Фото: ©️ Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Шәле авылында яшәүче Минзәлия Гыйльметдин кызы белеме буенча бухгалтер. Ләкин һәрвакыт кабинетта бетмәс-төкәнмәс кәгазьләр актарып утырырга теләми. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә бригадир булып эшли. Иминият агенты булып эшләгән апасы Шәидә Әхмәмәтова пенсия алдыннан аңа үз урынын тәкъдим иткәч, ул шунда ук ризалаша һәм курыкмыйча яңа өлкәгә күчә.

Ул вакытта аңа 200дән артык иминиятләштерүче тапшырганнар, ә бүген аның 6 8 2 иминиятләштерүчесе бар. Болар, нигездә, авылдашлары, алар белән бергә Лаеш, Биектау районнары, Казан халкы да бар. Иминиятләштерүченең территориаль чикләүләре юк. Ул теләсә кайсы кеше белән һәм теләсә кайсы урында җиңел генә әңгәмә кора ала.

– Күптән түгел теплоходта ял иттек, безне анда туганнарыбызның юбилеена чакырдылар. Анда мин бер сөйкемле хатын-кыз белән таныштым. Аның шәһәрдән икәнен, укытучы икәнлеген белдем. Мин дә үзем турында сөйләдем. Шулай сөйләшеп киттек. Номерлар алмаштык, тиздән аңа шалтыратырга җыенам. Бәлки, ул да минем клиентым булыр, – диде елмаеп Минзәлия Гыйльметдиновна.

– Ничек сез аларның ышанычын шулкадәр тиз яулый аласыз? – дип сорадым мин әңгәмәдәшемнән.

– Бу турыда беркайчан да уйлаганым булмады, белмим. Яңа кешеләр белән танышырга, киңәшләрем белән ярдәм итәргә, авыр чакта юатырга, шатлыкларын уртаклашырга яратам. Бәлки, янәшәмдәге кешеләр минем яхшы нияттә булуымны сизәләрдер. Миңа бәла-каза килгән кешеләр бик кызганыч, эш узгач кына милекләрен яки гомерләрен һәм сәламәтлекләрен иминиятләштерергә кирәк икән дип уйлыйлар. Аның клиентлары – ялгыз картлар, яшь гаиләләр, шулай ук татар эстрадасы йолдызлары, югары җитәкчелек. Күпләр туп-туры аның өенә килә. “Минзәлия апа, документларыңны әзерлә, чәеңне куй, тиздән килеп җитәбез”, – дип шалтыраталар.

Әлбәттә, эш буенча гына түгел, ә туган көне, бәйрәмнәр белән котлау өчен хөрмәт йөзеннән дә киләләр. Ул, 40 ел иренең әти-әнисе белән бер түбә астында яшәүче хатын-кыз буларак, кунакларны каршы ала белә. Моңа өйрәнергә дә туры килмәгән аңа, Минзәлия Гыйльметдин кызы табигате белән ачык йөзле, ярдәмчел һәм эчкерсез. 96 яшьлек каенанасы Сәидә Кыям кызы киленен хуплап кына тора. Аны башка районнарга командировкага алып баручы ире дә шулай ук аңа ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Ул йортларны, машиналарны, терлекләрне иминиятләштерә. Бер тапкыр токымлы этне иминиятләштерергә дә туры килгән. Әгәр хайван авырса, хуҗага дәвалануга чыгымнарны каплаячаклар, югала икән – аның бәясен кайтарачаклар.

– Безгә телефоннарны сүндерергә ярамый, без һәрвакыт элемтәдә булырга тиеш, – дип сөйли агент. – Бервакыт төнге сәгать икедә шалтыраттылар. Мин куркуымнан тизрәк трубканы алдым. Ә клиентымның кан басымы күтәрелгән икән. Тынычланырга һәм дару эчәргә киңәш иттем. Беркемнең дә йорты янмый, беркемнең дә милкен су басмаган икән дип тыныч сулап куйдым. Бездән ярдәмне янгыннардан зыян күрүчеләр, күршеләре милекләрен су бастырган кешеләр ала, һәм бу гына да түгел. Әгәр иминиятләштерелгән бина давылдан зыян күрә икән, монда да ярдәмгә өметләнергә мөмкин. Көчле җил вакытында минем клиентның верандасы җимерелде һәм ул аны торгызу өчен акча алды. Икенчесенең дача бәдрәфе җимерелде, шулай ук булыштык, – дип мисаллар китерде Минзәлия Гыйльметдиновна.

Ул иминият очракларында бөтен кәгазь эшләрен үз өстенә алырга тырыша, чөнки еш кына зыян күрүче гадәттән тыш хәлдән соң шунда ук үз-үзен кулга ала алмый.

Минзәлия ханым үзенең хәле авыр булганда да чит кеше бәлаләре турында уйлый торган кеше, һәм бу арттыру түгел. 2021 елда ул ковид белән авырый, үпкәләренә 85 процент зыян килә, комага китә. Аннан чыккач, иң беренче сүзе итеп янгыннан зыян күрүчеләр акча алганмы, юкмы икәнен сораган. Җитәкчедән барысы да тәртиптә, дип хәбәр килгәч, тынычланган.

Минзәлия Гыйльметдин кызы сигезенче ел рәттән “Лидерлар клубы” һөнәри конкурсында җиңүчеләрнең берсе була. Ике ел пенсионер, әмма әлегә сәламәтлеге мөмкинлек биргәндә, кешеләргә ярдәм итүен дәвам итәчәк. Бу бәла миңа килмәс дип берәү дә алдан әйтә алмый, шуңа да милекне иминиятләштерү хәерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса