Питрәч комбайнчылары стартка әзерләнә
Берничә көн эчендә карап бетерәсе нюанслар калган.
Бүгенге көндә районда 62 ашлык җыю комбайны бар. «Кыр корабларын» ремонтлау тәмамланып килә, чөнки урып-җыю эшләре якынлаша. Районның дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге техниканы җентекләп тикшерә, аларның әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз булуына инана, кешеләрнең сәламәтлегенә игътибар бирә.
– Тормоз системаларының, руль идарәсенең эшчәнлегенә, электр җиһазларына, шәхси саклану чараларына, тиешле документларның булу-булмавына игътибар итәбез, – дип билгеләп үтә Дәүләт техник күзәтчелегенең район бүлеге башлыгы Валерий Максимов.
Мөһим мәсьәлә – янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү. Моның өчен һәр комбайн янгын сүндергечләр, кошма, канистр белән су, чиләк һәм көрәк белән тәэмин ителергә тиеш.
Ремонт эшләре план буенча бара, күпчелек техника кырга чыгарга әзер. Берничә көн эчендә карап бетерәсе нюанслар калган. Хуҗалык җитәкчеләре фаразлавынча, барлык комбайннар урып-җыю кампаниясендә катнашачак. 20 июльгә кадәр, ремонт тәмамлангач, барысы да үз комбайннарын техник тикшерүгә тәкъдим итәчәк. Районда урып-җыю кампаниясен үткәрүгә әзерлек һәм киләчәк уңыш өчен туфракны төп эшкәртү буенча күчмә чаралар узды инде. Комиссияне ТР Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе башлыгы урынбасары Рәдис Кадыйров җитәкләде. Алар алты хуҗалыкта булды. Конкурс нәтиҗәләре буенча «Шәле-Агро», «Ак Барс-Питрәч» һәм «Агролак-К» яхшы әзерлек күрсәттеләр.
Районда техник карау Шәледән башланды, монда машина-трактор паркында эш кайнап тора. Эссе һава торышына карамастан, ашлык җыю техникасын ремонтлау эшләре урамда үткәрелә.
– Бездә урып-җыю мәйданы шактый күп, 5000 гектардан артык, – дип сөйли хуҗалыкның баш инженеры Илмар Зиннуров. – Аларның яртысыннан күбрәген көзге культуралар биләп тора, ә менә комбайннар аз, нибары икәү – «Акрос-530» һәм «Дон-1500Б». Соңгысы, мөгаен, районда иң борынгысыдыр, аңа егерме елдан артык. Узган елдагы кебек үк, комбайннарны читтән ялларга туры киләчәк. Комбайнчылар Ришат Илмәмәтов һәм Фәнис Сафиуллин соңгы эшләрне башкаралар. Бу техника, шулай ук ике КамАЗ һәм өч МТЗ-1221 тракторы якынтирәдәге кырлардан ашлык ташыячак, тулаем алганда, алар эшкә әзер. Янгын сүндерү өчен җиһазландырылган цистерналы трактор, техник хезмәт күрсәтү машинасы, төшке һәм кичке ашны ташу өчен УАЗик һәм Газель Шәледә дә, Чытыдагы бүлекчәдә дә үз сәгатьләрен көтәләр, – ди ул.
Механизаторлар исә урып-җыю башлануга әзер. Узган сезонда ике тапкыр «Акрос» маркалы комбайнда эшләүчеләр арасында иң яхшы комбайнчы дип танылган Ришат Илмәмәтов Казанда эшли, ә урып-җыю вакытында туган авылына ярдәм итәр өчен отпуск ала.
– Минем комбайн күптән әзер, әмма барыбер, урыпҗыюның иң кызган вакытында көйсезлекләр килеп чыкмасын өчен, барлык детальләрне тагын бер кат тикшерәм. Кырлар барысы да таныш, чөнки мин инде егерме елдан артык комбайнда эшлим, – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа