Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч кошчылык комплексы хезмәткәрләре үз эшләре турында сөйләделәр

Алар юбилейларын бәйрәм итәләр

“Ак Барс” кошчылык комплексы”ның Питрәч җитештерү мәйданчыгында юбилярларны һәм җитештерү алдынгыларын котладылар.

Гөлнара Назарованың хезмәт батырлыгы


Фото язма героеның шәхси архивыннан

Гөлнара Назарова “Ак Барс” Холдинг компаниясе” АҖнең “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. Гөлнара Галиәхмәт кызы кошчылык фабрикасында икенче репродукторда тавыклар карый. Хезмәтен шулай югары бәяләрләр дип көтмәгән дә була:

– Тавыклар белән эшлибез, сортларга аерабыз, ашатабыз, аларның сәламәтлеген күзәтәбез. Инкубаторга, аннан чебиләр үстерүгә күпме сыйфатлы йомырка китүе безнең хезмәткә бәйле.

33 ел – шулкадәр вакытны Гөлнара Назарова кошчылык фабрикасына багышлаган. Монда эшкә 1992 елда килгән, һәм шуннан бирле аның тормышы предприятие белән тыгыз бәйләнгән.

– Ирем дә монда 35 ел эшләде, улларым хезмәт юлын фабрикада башладылар, ләкин башка һөнәрләр сайладылар, – дип сөйләде ул.

Гөлнара Назарова Ленино-Кокушкино авылында туып-үскән, ә аның хезмәте – һөнәренә һәм туган ягына тугрылык үрнәге.

Профессионал юлы: Илшат Закиров тарихы


Фото: © Валерий Мирошников / «Питрәч-информ»

Күпьеллык стажлы слесарь-кош караучы Илшат Закиров Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатын алды. Илшат Наил улы хезмәт юлын совхозда машина йөртүче булып башлый, 20 елга якын шунда эшли. Аннары кошчылык фабрикасына күчә, анда башта ремонт бригадасына эшкә керә, ә хәзер слесарь-кош караучы булып эшли.

– Авыл хуҗалыгында эшләү – ул бурыч кына түгел, ә яшәү рәвеше, – ди Илшат Наил улы. – Безнең эш җиңел түгел. Һәр көннең үз мәшәкатьләре. Аның бурычларына кошларның торышын күзәтү, ашату һәм карау, җиһазларны контрольдә тоту керә.

Илшат Наил улы үзенең бүләген күпьеллык эш нәтиҗәсе дип саный:

– Иң мөһиме – үз эшеңне ярату һәм техниканы ремонтлау яки кош-корт турында кайгырту кебек теләсә нинди бурычларга җаваплы карау.

Сафиннар гаиләсе: 34 еллык гаилә подряды

Фото: © Валерий Мирошников / «Питрәч-информ»

Осиново бистәсендә 34 ел бергә кош фабрикасында эшләүче гаҗәеп гаилә – Кадрия һәм Мәсхүт Сафиннар яши. Алар монда яшь вакытта, 1991 елда киләләр, кош караучы булалар, торак алалар һәм яраткан эшләренә гомер буе тугры калалар.

Ир белән хатын бер тәүлеклек чебиләр үстерәләр. Елына 7 циклда аларның куллары аша 210000 кош уза. Кошларның исән калучанлыгы – 97 процент.

– Чебиләр дә сабыйлар кебек үк кайгыртуны таләп итә, – дип аңлата Кадрия Гыйльметдиновна. – Температураны (чебиләр өчен 34 градустан), ашатуны, суны күзәтергә кирәк. Авырулары шунда ук күренә – тәҗрибәле күзне алдап булмый.

– Безнең тәҗрибәбез зур, без кошларны аңлыйбыз. Кул белән генә түгел, баш белән дә эшлибез, – диде елмаеп Мәсхүт Шаһиәхмәтович. – Армиядә уставлар кан белән язылган кебек, кошчылык фабрикасындагы инструкцияләр дә шулай: теләсә нинди төгәлсезлекләр һәм тайпылышлар кыйммәткә төшә. Коллективта даими ярдәм, игътибар күрсәткәне өчен бригадирыбыз Владимир Булчиновка рәхмәтлебез. Эшкә һәрвакыт бик теләп барабыз. Ветеринария табибы Кристина Парфенованың да безнең уңышка керткән өлеше зур.

Сафиннар тарихы – предприятиенең хезмәткәрләр турында кайгыртуы үрнәге: 1991 елда яшь парга тулай торак, аннары Осиновскийда 4 бүлмәле фатир һәм дача участогы бирәләр, анда Сафиннар йорт, мунча һәм теплицалар төзиләр.

Өч кызлары югары белем алган: икесе Биектауда укытучы булып, берсе Казанда банкта эшли. Инде оныклары үсеп килә, алар һәр ял көннәрендә әби-бабалары янына кайталар.

Мәсхүт Сафин күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшь лек юбилее уңаеннан “Ак Барс” Холдинг компаниясе” АҖнең “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. Кадрия Сафина АПК системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 55 еллык юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса