Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч кошчылык комплексында эшләүче юбилярлар белән әңгәмә кордык

Алар район газетасы геройлары булды.

"Ак барс" кошчылык комплексында җитештерү алдынгыларын һәм юбилей туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне хөрмәтләделәр.

Квартал саен авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәрләре өчен бүләкләү тантанасы оештырыла, шулай итеп, 600дән артык кешедән торган зур коллективта һәр кешенең хезмәтен билгеләп үтәләр. Бу юлы 16 кеше бүләкләнде, аларның өчесе район газетасы геройлары булды.

40 ЕЛ БЕР УРЫНДА

Автотранспорт хезмәтенең беренче класслы автомобиль йөртүчесе Ленино-Кокушкинодан 60 яшьлек Андрей Никифоров “Ак Барс” холдинг компаниясе АҖнең көмеш күкрәк билгесенә лаек булды. Фабрикада ул 1982 елдан бирле эшли, армиядән кайтканнан соң ук урнаша. Моңа кадәр Казан үрнәк-автомобиль мәктәбен тәмамлаган.

– Хәзерге вакытта инкубатордан тәүлеклек чебиләрне кош фабрикасына китерәм. Иң күбе мин 110 мең данә чеби ташыдым. Бу бик үзенчәлекле эш, чебиләргә уңайлы температура режимын тәэмин итәргә кирәк: урамда эссе булганда – бераз түбнрәк, салкын булганда – бераз югарырак. Бу уртача 23- 24 градус. Бала тудыру йортындагы кебек чисталык булырга тиеш, – дип билгеләп үтә Андрей Тимофеевич. – Хәзер ара ерак түгел. Хәрби округлар белән контракт төзелгән вакытларда без итне хәрби базаларга илтә идек, Мурманскидан Архангельскига кадәр барып җиттем, Выборгта, Североморск ябык шәһәрендә, Плесецкида булдым, аннан ракеталар оча, – дип санап чыкты ул.

Шофер командировкада иң озагы өч атна була. Ул вакытта сыйфатсыз балык онын Мурманскига кире илтә һәм аны сыйфатлы онга алыштырганнарын көтә, аннары районга алып кайта. Андрей Тимофеевич 40 ел бер урында эшли. Ияләшкән эш, ди, шуңа күрә бер эштән икенчесенә күчеп йөрми. Хатыны да монда эшләгән, хәзер пенсиядә. Буш вакытларында ул аучылык белән мавыга.

“ФАБРИКАДА ЭШЛӘП БАЛАЛАРНЫ АЯККА БАСТЫРДЫК”

“Ак Барс” холдинг компаниясе АҖнең көмеш күкрәк билгесен шулай ук бройлер цехы кош караучысы Әминә Мөҗипова да алды. Ул 27 ел элек фабрикага эшкә килгән, ә быел аңа 60 яшь тулган. Тумышы белән ул Теләче районыннан, Питрәчкә кияүгә чыга һәм безнең районда яши башлый.

– Тәүлеклек чебиләр кабул итәбез, 40 көнгә кадәр үстерәбез. Аларны кечкенә балаларны карагандай карыйбыз, ашатабыз, эчертәбез, аларга салкын тидермәс өчен җылылык режимын күзәтәбез. Ирем, слесарь Мулланур Мингали улы белән бер корпуста һәм бер сменада эшлибез. Ул янәшәдә булганда, күпкә җиңелрәк, ул миңа ярдәм итә. Ул булмаса, авыррак булыр иде. Шул ук вакытта бер-беребезгә комачауламыйбыз, һәркем үз эше белән мәшгуль, – дип сөйләде Әминә Мөҗипова.

Ир белән хатын ике кыз тәрбияләп үстергән, икесе дә икътисадчылар, Казанда бухгалтер булып эшлиләр.

– Фабрикада эшләп балаларны аякка бастырдык: үстердек, укыттык, кияүгә бирдек. Зур рәхмәт! – дип рәхмәтен белдерде Әминә Насгат кызы.

“ИРТӘНГЕ БИШКӘ ЭШКӘ КИЛӘБЕЗ”

"Ак Барс" холдинг компаниясе АҖнең сугым цехы кош эшкәртүчесе Салкын Чишмә авылыннан Елизавета Горшуновага рәхмәт белдерделәр. Ул 50 яшьлеген бәйрәм итә.

– Иртәнге биштә эшкә киләбез, шуңа күрә минем көнем өчтә башлана. Мондый графикка шулкадәр күнеккән, хәтта ял көннәрендә дә иртә торам. Эш процессы, нигездә, автоматлаштырылган, әмма шул ук вакытта кул хезмәте дә бар. Бер сменада безнең куллар аша 30 меңнән 50 меңгә кадәр кош уза, – дип сөйләде кош эшкәртүче.

Хезмәттәшләре белән чагыштырганда Елизавета Александровнаның бу предприятиеда хезмәт стажы азрак – сигез ел. Ләкин мондый авыр эш өчен бу аз түгел. Ул күп балалы ана да. Елизавета Александровнаның биш баласы бар. Хәзер алар инде зурлар, ә алар кечкенә чакта шактый авыр булуын таный. Ул Татар Тау Иле авылында туган, ЛениноКокушкино авылы училищесында пешекче һөнәрен алган, күпмедер вакыт Пановка төзәтү колониясендә эшләгән. Әнисе гомер буе сыер савучы була, Елизавета Горшунованың ире хатыны янында слесарь булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса