Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч кошчылык комплексында җитештерү алдынгыларын һәм юбилярларны хөрмәтләделәр

Аларны җитештерү мәйданчыгы директоры Вефхвия Кахаберидзе бүләкләде.

Агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен һәм юбилей уңаеннан автотранспорт хезмәте диспетчеры Лидия Степанова һәм бройлер цехы кош караучысы Елена Хөснуллина Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

“БЕЗДӘ ЯШЬЛӘР АЗ, КҮБЕСЕНЧӘ ОЛЫЛАР”

Фото: ©️ Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Лидия Валерьевна Янсуар авылында туган. Соңрак әти-әнисе Ленино-Кокушкинога күченгән. Мәктәптән соң ул Казанның тегү фабрикасына бухгалтер булып эшкә урнаша, параллель рәвештә читтән торып Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында икътисадчы һөнәрен үзләштерә. Бәлки, озак вакыт шушы фабрикада эшләгән булыр иде, ләкин кияүгә чыккач күчеп китәргә туры килә. Ире шәһәрдә яшәргә теләми. Шуңа күрә пар Ленино-Кокушкинода төпләнә.

1986 елдан ул кошчылык фабрикасында эшли башлый, анда төрле вазифалар башкара. Лаборант булганда, тикшерү өчен су пробалары ала. Учетчик булганда – кошларның баш санын исәпкә ала. 2010 елдан автопарк диспетчеры булып эшли.

– Иртәдән машина йөртүчеләргә нарядлар бирәбез, путевкаларын тикшерәбез, хезмәт хакын формалаштырабыз, – дип сөйли Лидия Валерьевна үз вазыйфалары турында. – Коллектив ир-атлардан тора, алар белән эшләү җиңел, барысы да миңа хөрмәт белән карый. Яшьләр аз, нигездә өлкән буын. Яшьләр авыр хезмәттән куркалар. Барысы да түгел, әлбәттә, әмма күбесе, – дип саный ул.

Лидия Степанованың ике кызы бар. Олысы Надежда – өч бала әнисе, белеме буенча программист, Любовь – парикмахер, аның ике баласы бар. Әбиләре оныкларын карарга бик теләп булыша. 15 сентябрьдә ул үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән.

20 ЕЛЛЫК СТАЖЛЫ КОШ КАРАУЧЫ

Фото: ©️ Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Елена Камиловнаның әти-әнисе, әле ул кечкенә булганда, Мамадыш районыннан Питрәч районына, нәкъ менә Ленино-Кокушкинога фабрикада эшләргә дип күченеп киләләр. Соңрак әнисе Тамара Андреевна, белеме буенча педагог, балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша.

Елена Камиловна да шундый һөнәр сайлаган дияргә була. Ул Алабуга мәдәният училищесына хореографлыкка укырга керә. Шул ук шәһәрдә кияүгә чыга һәм шунда яшәргә кала. 14 елдан соң балалары белән Ленино-Кокушкинога кайта һәм кошчылык фабрикасына урнаша. Сәбәбе – мәдәният хезмәткәренең хезмәт хакы авыл хуҗалыгында эшләүченекенә караганда азрак була. Бүген ул 20 еллык стажлы кош караучы.

– Безнең корпус тәүлеклек чебиләр өчен, алар якынча 30-32 мең, без аларны 38-40 көн үстерәбез. Аннары корпуслар әзерлибез, тагын чебиләр кабул итәбез, һәм шулай елына җиде тапкыр. Ашатабыз, эчертәбез, кошларның гомуми торышын, халәтен карыйбыз, күзләренә, аякларына, каурыйларына игътибар итәбез. Начарларын җыябыз – бу кошларның сәламәт булуы һәм итнең сыйфатлы булуы өчен кирәк. Көн саен ветеринария табибы килә. Әгәр кошларның баш санын саклап, тиешле авырлыкка җиткерәбез икән, яхшы эшләгәнебез өчен премия белән бүләклиләр, – дип сөйләде Елена Хөснуллина.

Акча җиңел бирелми – авыр күтәрергә дә, эссе бинада эшләргә дә туры килә, анда һава температурасын кайчак чебиләргә җылы булсын өчен 34 градуска кадәр җиткерәләр.

Елена Камиловна буш вакытын оныклары белән үткәрә. Аның яраткан шөгыле – энә белән бәйләү, бик күп әйберләр, оекбаштан алып башлыкларга кадәр бәйли. 24 августта аның 55 яшьлек юбилее булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса