Питрәч мәчете мохтаҗлар өчен гошер сәдакасы җыя
10 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр Питрәч авылының үзәк мәчетендә гошер сәдакасы җыю үткәреләчәк
Гошер сәдакасы - авыл хуҗалыгы продуктлары күләменә карап бирелә торган үзенчәлекле сәдака. Район мөхтәсибәте мәгълүматлары буенча, 2022 елда аның күләме уңышның уннан бер өлешен тәшкил итә. Мәсәлән, ун капчык бәрәңге җыеп алсагыз, аның бер капчыгы мохтаҗларга бирелә.
Мәчет табигатьнең бу муллыгын нинди дин тотуларына карамастан, аз керемле, мохтаҗ, мөмкинлекләре чикле кешеләргә тапшырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia