Питрәч парклары һәм скверлары дезинфекцияләнәчәк
Акарицидлы эшкәртү бүген, 25 апрельдә узачак.
Питрәчтә «Яшь өйләнешүчеләр паркы», «Җиңү Паркы», «Сәламәтлек» скверы, «Дуслык» паркы, балалар шәһәрчеге территориясендә талпаннардан эшкәртү эшләре алып барылачак.
Питрәчлеләрне иртәгә һәм аннан соңгы өч көндә ял итү урыннарында булудан тыелып торуларын сорыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа