Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч пенсионерлары волонтерлык белән шөгыльләнүләрен дәвам итә

Редакция коллективы “Көмеш волонтерларга” ярдәм итте

 

Районның пенсия яшендәге йөздән артык “Көмеш волонтеры” дүрт авылда: Питрәч, ЛениноКокушкино, Колай, Пановкада үз эшчәнлекләрен алып бара. Алар белән ветераннар оешмалары рәисләре җитәкчелек итә. Алар ау шырпылары, окоп шәмнәре ясыйлар, гуманитар ярдәм җыялар. Эш күп диләр. Һәм без аларга ярдәм итәргә булдык.

Махсус хәрби операция безнең газетада мобилизация башланганнан бирле төп тема булып тора. Без сезгә хәрбиләрнең гаиләләре, волонтерлар турында сөйлибез. Кайвакыт ялга кайтучыларны да ачыктан-ачык әңгәмәгә күндерә алабыз. Кичә алар районның гади бер кешеләре булса, бүген һәрберсе – герой. Без язган һәр кеше безгә якын, үзебезнеке. Шуңа күрә без хәрбиләребезгә газета битендәге матур сүз белән генә түгел, эш белән дә ярдәм итәргә телибез.

Ел башында без Кощак авылында окоп шәмнәре ясарга булыштык, ә бу юлы район үзәгенең маскировка челтәрләре үрүче “Көмеш волонтерлары” янына килдек. Алар безгә барысын да күрсәттеләр – челтәр, махсус саклагыч костюм үрергә 15 минут эчендә өйрәнергә мөмкин, ә юка материалны гади кайчы белән кисеп әзерләргә өйрәнергә биш минут вакыт җитә. Без зоналарга бүленеп эшкә тотындык, өч сәгать сизелми дә узып китте. Ә волонтерлар биредә көн саен җидешәр сәгать үткәрә, бары тик “Кеше приюты”ннан китерелгән кайнар төшке ашка гына тукталып алалар.

 

– Өйдә утырасы килми, солдатларга, егетләребезгә ярдәм итәсе килә. Арымыйбыз, бөтен күңелебезне биреп эшлибез. Унга киләбез, өчтә генә кайтып китәбез. Шимбә һәм якшәмбедән кала һәр көн шулай. Егетләрнең видеоэлемтә аша безгә җиткергән рәхмәтләре һәм җылы сүзләреннән күңелләр тула, күзләр яшьләнә, – дип сөйләде Энҗе Закирова.

Ул беренче көннәрдән үк инде өч елга якын "Көмеш волонтерлар" командасында тора, ә Валентина Жукова аларга быел февраль аеннан лаеклы ялга чыгуга кушылган. Ул 40 ел хастаханәдә санитарка булып эшләгән.

 

– Бераз гына ярдәм итәрмен, дигән идем, ә инде күпме ай узган. Безнең егетләрнең тизрәк җиңеп, өйләренә кайтуларын телибез. Мин өйдә дә эшсез утыра алмыйм – солдатлар өчен оекбашлар бәйлим, госпитальгә тапшырсыннар өчен мендәрләр алып килдем, – ди ул.

Марина Демидович та монда Валентина Викторовна белән бер үк вакытта килгән. Бу аның күптәнге теләге була, аның улы махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.

 

– Монда яхшы кешеләр арасында онытылып торам, нервларым да тынычлана. Миңа табигатьтәге төсләр белән тулысынча тәңгәл килә торган яңа материалны сынап карарга тәкъдим иттеләр. Аны махсус саклагыч костюм үрү өчен кулланам. Бу разведчиклар, снайперлар өчен шәхси саклагыч, – дип сөйләде Марина Анатольевна.

Людмила Фадееваның махсус операция зонасында туганнары юк, әмма күп кенә якташларының анда булуын белә.

– Бу алай ук катлаулы эш түгел, шуңа күрә ярдәм итәргә булдым. Ләкин барысы да озак тоткарланмый монда: кемдер сәламәтлеге буенча китә, элек бина да уңайсызрак иде. Аның каравы хәзер бездә җылы, якты, иркен, – ди Людмила Николаевна.

Пенсионерлар челтәрләрне дүрт авылда – Питрәч, Ленино-Кокушкино, Колай, Пановка авылларында ясыйлар. Алар белән ветераннар оешмалары рәисләре җитәкчелек итә. Шуның белән бергә алар ау шырпылары, окоп шәмнәре ясыйлар, гуманитар ярдәм җыялар.

– Кешеләр безгә булышырга килсеннәр иде, безгә маскировка челтәрләрен үрү өчен ярдәмчеләр кирәк. Алар чыннан да егетләребезнең гомерләрен саклап кала, бу хакта хәрбиләр үзләре сөйли, – ди район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина.

Эстафетаны сезгә тапшырабыз, кадерле питрәчлеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса