Питрәч район суды хөкем ителүчедән кредитка сатып алынган машинаны конфискацияләгәннәр
Шул ук вакытта кредит буенча бурыч аның өстендә кала
Түбән Камада туган 36 яшьлек хатын-кызны исерек хәлдә машина белән идарә иткән вакытта тоткарлаганнар. Прибор машина йөртүче сулаган һавада 0,602 мг/л этил спирты булуын күрсәткән. Моннан тыш, аның руль артында булырга бөтенләй хокукы булмавы ачыклана, чөнки 2022 елның июнендә ул шундый ук хокук бозу өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән.
ТР Питрәч районы суды аңа 200 сәгать мәҗбүри эш һәм транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан ике елга мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.
Исерек килеш машина йөртергә яратучыга транспорт чарасыннан да аерылырга туры килгән. Суд автомобильне, заем акчаларына сатып алынган булуга карамастан, дәүләт файдасына конфискацияләгән. Ничек кенә булмасын, конфискацияләнгән машинаны банкка бирмәячәкләр. Димәк, кредит та гамәлдән чыгарылмаячак. Конфискацияләнгәч ул дәүләткә китә. Кредит буенча бурыч кешенең шәхси проблемасы булып кала.
Исерек килеш кабат рульдә йөргән өчен автомобильләрне конфискацияләү мөмкинлеге 2022 елда барлыкка килде. Норма инде актив кулланыла. Бу өстәмә җәза һәм профилактика. Хәтта машина йөртүче автомобильнең хуҗасы булмаган очракта да. Мәсәлән, машина тормыш иптәшенә, яки язылышмаган иренә рәсмиләштерелсә, яки автомобиль гаепләнелүчедә куллануда гына булса да, машинаны конфискацияләргә мөмкиннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа