Питрәч районнан күп балалы гаиләдән өч егет хәрби операциягә киткән
Алты балалы гаиләдә дүрт улның икесе – уртан- чысы һәм кечесе өлешчә мобилизациягә эләгә. Олы абыйлары Николайның аларның үзләрен генә җибәрәсе килми һәм үзе дә махсус операциягә барырга карар кыла.
Гильдеево авылыннан Николай Г. ел ярым махсус хәрби операциядә була, хәзер ул яралану сәбәпле демобилизацияләнгән.
Бертуганнар хәрби хезмәттә дә бергә. Николай Г. – уртада. / Фото шәхси архивтан
Алты балалы гаиләдә дүрт улның икесе – уртанчысы һәм кечесе өлешчә мобилизациягә эләгә. Олы абыйлары Николайның аларның үзләрен генә җибәрәсе килми һәм үзе дә махсус операциягә барырга карар кыла. Ул өч бала үстерә. Шуңа күрә аны «Казан-Экспо»да хәрби өйрәнүләр вакытында ук кире кайтарырга теләгәннәр. Ләкин Николай үз сүзендә нык торган: ни генә булса да, ул энеләре белән барачак! Туганнары арасыннан да каршы килүчеләр булмый. Барысы да, Николайның барыбер үзенчә эшләячәген беләләр, аның теләсә нинди карарын хуплап кабул итәләр, бу юлы да дәшмәгәннәр.
– Минем энеләрем генә түгел, улларым да бар, ә мин алар өчен үрнәк. Кемдер: «Кая барыйм, минем бит балаларым бар», - ди. Ә мин, киресенчә, алар әтиләренең дөрес тәрбияләнгән икәнен белсен өчен бардым. Анда нәрсә барганын күргәч, беренче чиратта, бу хәл безгә килеп җитмәсен, дигән уй туа, – ди күп балалы әти.
ИКЕ ТАПКЫР ЯРАЛАНГАН, ЛӘКИН СЫНМАГАН, СЫГЫЛМАГАН
Ул хәрби операция зонасында сержант дәрәҗәсендә мотоукчы взводы командиры урынбасары булып хезмәт итә. 2023 елның ноябрендә беренче тапкыр яралана, дәвалану 15 көн дәвам итә. Хәрби хезмәткәр госпитальдән тиз арада хезмәттәшләре янына әйләнеп кайта. Ул шунда ук штурмга китә, шул вакытта аны икенче тапкыр яралыйлар, бусы алдагысыннан күпкә җитдирәк булып чыга.
- Мин өченче, резерв төркем командиры идем, ягъни план буенча без операциядә катнашырга тиеш түгел идек, – дип искә ала Николай хезмәтенең соңгы көнен. – Без пулемет уты астына эләктек, миңа ике пуля тиде. Беренчесеннән бронежилет коткарды, икенчесе яннан кереп, бөтен тән аша үтте. Мин яттым. Аяклар тотмады, ләкин берничә мизгелдән соң аларны кабат тоя башладым. Тыныч кына, бернинди тавыш чыгармыйча, шуышып киттем. Дошманнан 20-30 метр гына ераклыкта идем. Эвакуацияләсәләр, табибларга минем белән бу хәл кайчан булганын хәбәр итәр өчен кирәк булыр дип сәгатькә карадым. 15:00 иде. Шул вакытта безгә эвакуацияләнергә дигән боерык килде. Ләкин мин моны хәзер эшләмәячәгемне әйттем, чөнки әле якты, барысы да уч төбендәге кебек күренеп тора. Без егетләр белән караңгы төшкәнче, 18 сәгатькә кадәр көттек. Мин беренче чыгарга булдым. Бу хакта иптәшләремә хәбәр иттем һәм ике-өч минуттан соң минем артымнан барырга куштым. 60 метр шуышып бардым, әле бераз көчем барлыгын аңладым, тагын шундый ук араны үттем. Аннары инде, нәрсә булса шул булсын дип уйлап, торып бастым. Егетләр инде янәшәдә иде, мин егылмасын өчен култык астыннан тотып алдылар. Шулай итеп, үзебезнекеләр янына барып җиттем, яраланганнарның кайда ятканын аңлаттым. Эвакуация төркеме егетләре, барысын да алып чыгачакбыз дип вәгъдә бирде. Һәм мин җиңел сулап, беренче медицина ярдәме пунктына юл тоттым. Хәер, миңа инде ярдәм күрсәтелгән иде, «Пиночет» позывнойлы малай минем яраны бәйләде, һәркем үзе белән аптечка йөртә, – дип билгеләп үтә ул.
Яралыны якындагы поселокка алып баралар, анда операция ясыйлар. Пациент наркоздан уянгач, аңа бер бөерен алырга туры килгәнлеге турында әйтәләр. Шуңа күрә аны комиссиялиләр.
«БЕЗ, МОБИЛИЗАЦИЯЛӘНҮЧЕЛӘР, КОНТРАКТЧЫЛАРГА ЯРДӘМ ИТӘБЕЗ»
Николай ел ярым махсус операциядә була. «Хәрби батырлыклары өчен» ике медаль белән кайта, тиздән «Жуков» орденына ия булачак. Әйе, еш кына энеләре, иптәшләре, үзе өчен куркыныч була, әмма ул һәрвакыт елмаеп, яхшы кәефтә булырга тырыша. Күңел төшенкелегенә бирелергә ярамый, дип саный солдат. Хәзер дә ул һәр нәрсәгә оптимизм белән карый.
– Мин Белгородта госпитальдә яттым, аннары махсус бортта Мәскәүгә җибәрделәр. Әлбәттә, авырта, ләкин түзәргә кирәк. Аллага шөкер, кулаяклар урынында. Минем организм яхшы эшли. Кайбер көйсезлекләр бар, ләкин минем уйлавымча, бу минем яшьтәге һәркемдә, хәтта сәламәтлеге яхшы булган кешедә дә була, – ди ул. Уенда һәрвакыт энеләре. Ничек алар? Кайда? Нәрсә эшлиләр? Уртанчысы өйдә, яраланганнан соң реабилитация үтә, ә кечесе хезмәттә. Алар турында гына түгел, ә бергә хезмәт иткән иптәшләре турында да борчыла ул. – Окопта ут астында ятканда, мин, «Кайтам да үземә мотоцикл, моторлы көймә сатып алам» дип, үземне тынычландыра идем. Кайттым, сатып алдым. Мин элек тә яхшы акча эшли идем, хәрби хезмәт вакытында да түләүләр белән проблемалар булмады. Вәгъдәләрнең барысы да акланды, – дип билгеләп үтә Николай. – Анда бик күп контрактчыларны күрдем. Алар махсус белем алалар, кемдер ике, кемдер өч ай өйрәнә. Без, мобилизацияләнгәннәр, анда инде күптән, күп нәрсә үттек, күп нәрсә беләбез. Шуңа күрә без контрактчыларга ярдәм итәбез. Хәзер хәрбиләрне кирәк-яраклар белән яхшы тәэмин итәләр. Штурм алдыннан барлык гамәлләр җентекләп тикшерелә һәм кайчандыр булган кебек каршылыклар күзәтелми, – дип сөйли ул.
Николай Богородск мәктәбендә укыган, аннары Казан елга техникумын тәмамлаган. Армиядә махсус билгеләнештәге взводта хезмәт иткән. Өйләнгән, эшләгән, йорт төзегән. Болар бар да мобилизациягә кадәр. Ә хәзер ул янәдән гадәти тормышка кайта. Югары уку йортына керү шартлары турында белешер өчен безнең райондагы «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының социаль координаторы Физалия Никитина янына килгән. Ул энергетика университетына укырга керергә тели. Шулай ук гаиләсенең торак шартларын яхшыртырга ниятли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа