Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районыннан Хәбибуллиннар гаиләсе алты бала үстерә

Ирле-хатынлы ничек итеп зур гаиләгә әйләнүләре турында сөйләде

Фото: ©️ Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Безнең районнан Хәбибуллиннар гаиләсендә җиде бала үсә: өчесе – үзләренеке, икесе – тәрбиягә, тагын икесе опекага алынган. Уллары Владимирга – 23 яшь. Егет аерым яши. Кечкенәләр арасында иң олысы – 9 яшьлек Арина. Эрикага, Софьяга һәм Милага 8әр, Руслан белән Эммага – 6 яшь.

“КҮҢЕЛЕМӘ ЯКЫН ТОЕЛДЫЛАР, ШУҢА АЛДЫК”

Елена белән Илназ һәрвакыт зур гаилә турында хыялланганнар. Бербер артлы ике кыздан соң малай алып кайтырга теләгәннәр. Өченче бала нәкъ менә малай булсын өчен, ире аны тапмаска, ә балалар йортыннан уллыкка алырга тәкъдим итә. Хәзер ул бу адымын ятим бала өчен әти булып изгелек кыласы килүе белән аңлата алыр иде.

«Зур гаиләдә иң мөһиме – дисциплина. Алдашма, үз гамәлләрең өчен җавап бир. Без балаларны артык иркәләмәскә тырышабыз, искәрмәләр ясамыйбыз. Һәм, әлбәттә, хөрмәт, мәхәббәт һәм бердәмлек булырга тиеш. Әби-бабалары оныкларын җылы кабул иттеләр, һәм аларны бик яраталар, балалар да аларга ияләште. Үз артыңнан яхшы эз калдыру мөһим. Үзебездән соң рәхмәтле балалар калыр, дип өметләнәбез».

Уку мәктәбен узгач – ә бу яңа гына әти-әни булучылар өчен генә түгел, хәтта күп балалы ата-аналар өчен дә мәҗбүри шарт – алар берне генә түгел, берьюлы ике баланы үзләренә алалар. Русланны сеңлесе Миладан закон буенча да, вөҗдан буенча да аерырга ярамый. Шулай итеп, Хәбибуллиннар гаиләсенә 2020 елда берьюлы ике бала өстәлә.

– Балалар белән очрашыр алдыннан иремә: “Әгәр аларны күрүгә, алардан башка яши алмавымны аңласам, без аларны шунда ук алачакбыз”, дип әйттем, – дип искә ала Елена. – Шулай килеп чыкты да. Бер тапкыр күрүгә минем аларны бер генә минутка да калдырып китәсем килмәде. Безгә аларны шәрә килеш бирделәр, хәтта чәч резинкасын да алып калдылар. Балалар бернәрсә белән дә авырмый, диделәр. Тик безнең дәвалаучы табиб белән киңәшләшкәннән соң, сәламәтлек белән проблемаларның күп булуы ачыкланды. Балалар йортында бөтен мәгълүматны да әйтмиләр булып чыкты. Улымның мускуллары зәгыйфьләнгән иде, ул бер урында гына утыра, ике яшендә әле йөрми иде. Без йөрергә дә, сөйләшергә дә өйрәндек. Барысы да булды, күз яшьләре дә, истерика да. Әмма бүген барысы да әйбәт, без барлык авырлыкларны да җиңеп чыктык, – дип сөйли әни.

Тагын ике баланы бу елның июнендә гаиләләренә алганнар. Илназ социаль челтәрләрдән күп балалы әнинең онкология белән авыруын белгән, аның балаларын тәрбиягә алырдай ата-ана эзләгәннәр. Әниләрендә соңгы стадиядәге яман шеш ачыкланган һәм аның хәле бик начар булган.

– Бу турыда язылган язманы мин төнлә күрдем, шуңа күрә иртәнгә кадәр көттем дә, Лена уянгач ук аңа бу турыда сөйләдем. Аннары балалар янына киттем, аларны өйгә алып кайттым, барысы белән дә таныштырдым. Алар дүртәү, берсе балигъ булган. Руслан белән Мила балалар йортында бер ел яшәгәннәр, аларны беркем дә тәрбиягә алмаган. Ә җиде һәм тугыз яшьлек Арина белән Софья, һичшиксез, анда 18 яшькә кадәр калырлар иде. Шуңа күрә без аларны гаиләгә алырга карар кылдык, – дип сөйләде Илназ.

Ике көннән соң балаларның үз әниләре вафат була. Хәбибуллиннар, ул үлгәннән соң, аның сабыйлары балалар йортының нәрсә икәнен белмәсеннәр, анда бер көн дә, бер минут та үткәрмәсеннәр өчен бөтен тырышлыкларын куялар һәм максатларына ирешәләр. Шулай итеп, олы кызлары бер энесен үз канаты астына ала. Ә иң кечкенәләренең икесе Хәбибуллиннар гаиләсенә килеп эләгә. Барысы бергә әниләрен күмүдә катнашалар.

– Без аны җирләргә барыбыз да бергә бардык, алар, әни кайтачак, дип ялган өмет белән яшәмәсеннәр, шулай ук без аларны алдалыйбыз дип уйламасыннар өчен шулай эшләдек. Апалары аларны яңа тормышка әзерләгән, йә балалар йортына эләгәсез, йә әниле һәм әтиле гаиләгә барасыз, дип әйткән. Шуңа күрә балалар барысын да аңлый иде инде, – дип сөйләде Илназ.

“КАЙБЕР КЕШЕЛӘР БАЛАЛАРНЫ ҮЗЕБЕЗГӘ ФАЙДА ӨЧЕН АЛАБЫЗ ДИП САНЫЙ”

Алты балабызның да яшь аермалары зур түгел, шуңа күрә дә аларның уртак кызыксынулары күп, бергә рәсем ясыйлар, шахмат, өстәл уеннары уйныйлар. Ачуланышсалар, татулашалар, сугышсалар, кочаклашып дуслашалар – алар да бөтен балалар кебек үк үсәләр. Дүртесе мәктәпкә йөри, шунда ук төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр.

Фото: ©️ Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

2,5 ел элек Хәбибуллиннар ике бүлмәле фатирдан шәһәр читендәге зур участоклы йортка күчкәннәр. Җәйге дачадан аны барлык уңайлыклары булган торак йортка әйләндергәннәр. Ремонт әлегә кадәр бара, мәйданны арттырырга, урам территориясен тәртипкә китерергә планлаштыралар. Киләчәктә балалар мәйданчыгын төзекләндерергә, бакча, шулай ук ял зонасы булдырырга, анда учак ягып, җылынып, сөйләшеп утырырга телиләр.

– Без хәзер авыл тормышы белән яшәсәк тә, монда сыер саварга да, кар чистартырга да кирәкми. Бүлмәләрен җыештыру, савыт-саба юуу машинасын бушату – аларның өй эшләре шуның белән тәмамлана, – ди гаилә башлыгы.

Ир белән хатын гаилә бизнесын алып бара, шуңа күрә өйдән эшләү мөмкинлекләре бар, кирәк булганда офиска баралар. Өч ел элек ипотекага минивэн сатып алганнар, ул бөтен гаиләне сыйдыра.

– Кайберәүләр безне, балаларны матди файда өчен ала, дип ялгыш уйлый. Чынлыкта исә дәүләтнең барлык байлыкларын – ана капиталын, җирне – үз балаларыбыз хисабына алдык. Ике баланы тәрбиягә алганда, безгә бер тапкыр 200 мең сум бирделәр. Кешеләр ничек тели, шулай уйласыннар, бу аларның эше. Ә безнең планда тагын бер малай алу, Руслан кызлар арасында берүзе, – диде елмаеп ир белән хатын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса