Питрәч районы Арышхазда авылында яңа кибет ачылды
Ул “У дома” дип атала
Фото: ©️ Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Бинаны нигезеннән түбәсенә кадәр бер җәй эчендә күтәреп куйганнар. Аның мәйданы 50 квадрат метрдан аз гына артыграк. Зур өлешен сәүдә залы алып тора, шулай ук склад, санузел җиһазландырылган. Киштәләрдә көндәлек продукция – икмәк, сөт, он, ярмалар, шикәр, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, конфет һәм печенье тәкъдим ителгән.
– Авылда кибет, ФАП, клуб эшли, димәк авыл яшәячәк, – дип билгеләп үтте рәсми ачылыш тантанасында Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов. – Кибет авыл халкын тарту үзәге булырга тиеш. Кешеләр сөт алыр өчен генә түгел, очрашып аралашыр, сөйләшер өчен дә монда килсен. 1977 елда мин шундый кечкенә кибеттә эшли башладым. Минем янга бөтен авыл әбиләре җыела иде. Барлык яңалыкларны мин алардан беренче булып белә идем, – диде елмаеп Рашат Рифкатович.
Кибет инде беренче сатып алучыларны кабул итте, аның ишекләре көн саен 8дән 22 сәгатькә кадәр, кышын 20 сәгатькә кадәр ачык булачак.
– Кибеткә кердек, барысын да карадык. Бай ассортимент, арзан бәяләр. Без бик канәгать. Кибет авыл уртасында, һәркем өчен анда барып җитү уңайлы булачак, – диде монда яшәүче Илсөя Зиннәтуллина.
Арышхаздада 226 кеше теркәлгән, якында гына җиде бакчачылык ширкәте урнашкан. Авылда бу икенче кибет.
– Монда, нигездә, пенсия яшендәге кешеләр, алар әллә кая чыгып йөрмиләр. Аларга җәяү барып була торган объект кирәк, – диде Колай авыл җирлеге башлыгы Наталья Поповская.
Шулай итеп, районда “Авыл кибете” республика программасы буенча төзелгән бишенче объект ачылды. Башка кибетләр Надеждино, Колай, Тогашево, Богородск авылларында урнашкан. Һәм алар барысы да “Питрәч “РАЙПО” кулланучылар кооперативына керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа