Питрәч районы авылында чишмә территориясе төзекләндереләчәк
Шулай ук проект буенча биредә балалар мәйданчыгы, сәхнә барлыкка киләчәк
Ике урам – Нариманов һәм Тукай исемнәрен йөрткән урамнардан торган авылда 82 йорт, 160 теркәлгән кеше. Аны тын урманнар һәм кайсыдыр буш, кайсынадыр Ак барс аграрийлары иген чәчкән иксез-чиксез кырлар уратып алган. Авылда клуб һәм мәчет бар, мәктәпкә, балалар бакчасына, кибеткә халык Ленино-Кокушкинога йөри. Сүз Салкын Чишмә турында. Анда дөрестән дә сап-салкын сулы чишмә ага. Ул авылның рухи мирасы. Халыкны бу урынга табигать үзе тартып китергән.
БАРЫСЫ ДА НИЧЕК ҺӘМ КЕМНӘН БАШЛАНГАН
Авылда туып-үскән 1936 елгы Рәфкать Ибраһимовның кулъязмасыннан алынган мәгълүматны укучыларыбызга җиткерәбез: – Рәхим Әхмәтҗановның “Үшнә елгасы буйлап” дигән китабында Салкын Чишмә авылы 1924 елда барлыкка килгән дип язылган. Анда Арча районының Шәләнгер авылыннан 25 гаилә күченеп килә. Аларга Биектау районының Коркачык, Яңаширмә, Мүлмә, Әйшә, Урмат авылларының кайбер кешеләре дә өстәлә. Башлап йөрүче Хөсәен Галимҗанов була. Беренче күчеп килүчеләрнең фамилияләре: Галимҗанов, Закиров, Нигъмәтҗанов, Насыйбуллин, Гибатов, Батыршин, Галиев, Зәйнуллин, Ситдыйков, Исмәгыйлев.
1929 елда авылда колхоз оеша башлый, аңа “Яңа көч” исеме бирелә. Рәис итеп Җиһанша Батыршин куела. 1935 елда колхозга районның күчмә Кызыл Байрагы тапшырыла, шул җыелышта Гарәпша Закировка, Вафа Закировка, Исмәгыйль Ибраһимовка, Галимулла Насыйбуллинга, Шәяхмәт Хәмидуллинга Рәхмәт белдерелә.
Авыл уртасында, хәзерге вакытта Мәсхут Сәйфетдинов йорты урынында элек клуб була. Анда Тәлгать Зәйнуллин җитәкчелегендә бәйрәм концертлары уздырыла. Язын клуб бинасы колхозның орлык бәрәңгесен күзәнәкләндерү өчен җайлаштырыла. Ә җәен балалар өчен ясле оештырыла. Тыкрыктан бераз түбәндәрәк авылның башлангыч мәктәбе урнашкан. Авылның беренче укытучысы Гыйльмулла Миңнуллин була. 1949 елда мәктәпне сүтеп, Апакай мәктәбенә кушып салалар һәм анда җидееллык мәктәп оештырыла. Мәктәптән түбәндәрәк, Үшнә елгасы буйлап колхозның яшелчә бакчасы сузылып киткән.
Бөек Ватан сугышы башланганда безнең авылда 65 йорт бар иде, халкы 300дән дә ким түгел, 62се фронтка китә, 29ы сугыш кырында кала. 2018 елда авылда сугышта катнашучыларга һәйкәл куелды.
Энциклопедиядән алынган мәгълүматларга караганда, 1926 елда Салкын Чишмәдә 299 кеше яшәгән, 1949 елда – 276, 1979 елда – 290, 2008 елда – 170, 2015 елда – 190, шуларның 75е пенсионерлар.
– Кичке сәгать 11. Клуб мөдире Нәсимә Сәйфуллина клуб ишекләрен япты. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлагач, ул бик шатланды. Тиздән безнең янга керәчәген әйтте. Традиция буенча, кайнанам бусага төбенә үзенең тунын салды. Мине шулай каршы алдылар. Биредә халык дус, тырыш, изге күңелле. Без өйләнешкәч, бирегә Сәйфи абый белән Фагыйлә апа Сираҗиевлар, аннары тагын ике-өч гаилә күченде, – диде ул.
Мәүлия Сөләймановна кайнанасын тәрбияләр өчен мәктәптән китә, ә аның үлеменнән соң иминият агенты булып эшкә урнаша, 36 ел эшли.
– Пенсиягә чыккач, авылда мәчет барлыкка киләчәк, дип сөйли башладылар. 2002 елда аны салдылар. Моңа акчаны Илдар Закиров бирде, материаллар белән Шәйхулла Насыйбуллин, төзелештә – Альберт Закиров ярдәм итте. Мулла Ногман Исмәгыйлев иде. Мәчет ачылыр алдыннан мин аның үтенече белән яңа такта идәннәрне юдым. Баскыч төбен бертуганым Нурбикә тәртипкә китерде, авылдашым Сәкинә апа көрәк белән асфальтны пычрактан чистартты, – дип сөйләде Мәүлия Сөләймановна.
Аллаһ йортында беренче аш язын уздырыла, бу көнне Мәүлия Гибатованы абыстай итеп билгелиләр. Ул вакытта ул Коръәнне транскрипциядә укыган, Ленино-Кокушкино мәчетенә йөри башлаган, Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга кергән була. Практик һәм теоретик белемнәр алгач, Салкын Чишмә мәчетендә ныклап эшли башлый. Эшләрне алар ире белән бергә башкаралар, 2008 елда ул имам итеп куела.
Елга бер тапкыр мәчеттә Коръән ашы үткәрергә тырышалар. Мәүлия Сөләймановна ун ел буе теләүчеләрне дингә өйрәтә. Ире Әнвәр хәзрәт белән горурлана, ул, олы яшьтә булуына карамастан, көненә биш тапкыр, яңгырда да, карда да авылда азан яңгырасын дип, мәчеткә йөри.
Мәчет – Аллаһ йорты, һәм анда да хуҗалык эшләре бар. Идәннең тузанын суыртырга, тәрәзә төбендәге тузанны да сөртергә кирәк, территориядә чүп үләне дә үсә, кар көртләре дә җыела, ә янәшәдә зират урнашкан, ул да Гибатовлар күзәтүе астында. Халык ярдәм итә, ләкин теләгәнчә түгел. Үзең өчен сораган кебек сорарга туры килә.
– Мәчет булырга тиеш. Әгәр ул бар икән, димәк, авылда рухи көч, Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте һәм җан тынычлыгы бар. Әгәр кеше таңнан азан тавышы ишетсә, аның көне уңышлы уза, – ди Мәүлия абыстай.
“МОНДА МИН БАЛАЧАКТА САЛГАН СУКМАКЛАР”
1941 елның гыйнварыннан 15 яшенә кадәр шушы авылда Сәярә Гыйльмулла кызы яши. Балачактан ук әтисе Гыйльмулла Миңнуллинның, авылда беренче укытучы булуы белән горурлана. 1929-1930 елларда ул наданлыкны бетерү өчен олыларны укыта.
12 яшендә Сәярә әнисен югалта, аңа кадәр ул ике ел каты авырган. Олы балалары ул чакта инде өйдән чыгып киткән була, шуңа күрә бөтен йортхуҗалык эшләре аның өстенә кала: кәҗә, сыер, яшелчә бакчалары була. Кыз бик нык арудан хәтта дәрес вакытында йокыга китә торган була.
Тол калган әтисе башкага өйләнә, ә Сәярә җиденче сыйныфтан соң укуын Питрәчтә дәвам итә, интернатта яши. Кыз үзендә тормышта үз юлын табарлык көч таба. Казан полиграфия училищесын тәмамлый, алты ел Әлмәттә “Җиңү байрагы” газетасы редакциясендә эшли, параллель рәвештә югары белем ала. Шул ук шәһәрдә бер ел мәктәптә тарих укыта. 1967 елда ире, танылган язучы һәм журналист Марсель Зарипов белән Татарстан башкаласына күчеп килә һәм 38 ел полиграфия училищесында укыта. “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек була.
– Мин игелекле, ярдәмчел кешеләр яшәгән матур авылда үстем, – дип искә ала Сәярә Гыйльмулла кызы. – Кайсы гына өйгә керсәң дә, һәркайда җылы каршы алалар, ишекләре һәрчак ачык. Кичләрен урамда чишмә суының челтерәп акканын тыңлап утырдык. Көненә 15 тапкыр Үшнәдә коена идек. Монда мин балачакта салган сукмаклар. Мин аяк басмаган почмак юк монда. Җиләкҗимеш, гөмбә, чикләвек җыяр өчен бишәр километр җәяү бара идек, – дип санап үтте ул.
Бүген исә, Сәярә Гыйльмулла кызын элек авылдашларының очрашу урыны булган, әмма ташландык хәлгә килгән, кое борчый.
– Бу кое бөтен авылга, кешеләргә генә түгел, хайваннарга: кәҗәләргә, тавыкларга, барысына да су эчерде. Өйләргә су керткәч, коены ташладылар, – диде ул борчылып. Аның ире моннан җиде ел элек вафат булган, шуннан бирле яздан көзгә кадәр Сәярә Зарипова туган авылында әтисенең йортында яши, аны аңа улы ремонтлап биргән. – Толстой әйтмешли, картлар картлыкны сизмәсеннәр өчен хәрәкәтләнергә һәм нәрсә белән булса да шөгыльләнергә тиеш. Әз булса да, барлык яшелчәләрне дә утыртам, – диде пенсионер.
Бакчадан тыш, умарталарны да карап, күзәтеп тора. Умартачылык белән шөгыльләнгән әтисе белән иренең эшен дәвам итә. Әтисен бу һөнәргә күршесе Гайтдин бабай өйрәткән булган. Язмабыз герое әтиләре белән базарга бал сатарга баруларын яхшы хәтерли. Бүген Зариповларның ун умартасы бар, умарталарны Сәярә Гыйльмулловнаның улы Илдар карый. Буш вакытларында ул туган авылына багышланган шигырьләр, картиналар яза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа