Питрәч районы Бакчачы көне бәйрәмендә катнашты
Узган ялларда Казанда «Казан» агросәнәгать паркында Бакчачы көнен билгеләп үттеләр. Анда питрәчлеләр дә үз продукцияләрен тәкъдим итте.
Ел саен без үзебезнең уңышны, төрле эшләнмәләрне тәкъдим итәбез. Быел күргәзмәдән тыш концерт программасы да әзерләргә булдык. Бакчачыларыбыз эшләү генә түгел, ял итә дә беләләр, – дип сөйләде Татарстан бакчачылар берлегенең район бүлекчәсе рәисе Наил Зәйнуллин.
Мәйданчыкта ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм район башлыгы Илһам Кашапов булды. Кунаклар өчен алар витаминлы эчемлек әзерләделәр. Аның составында сырганак, карлыган, кара миләш, клюква, дарчин, куркума, шикәр, төелгән имбирь бар.
Ә мәйданчыкның үзәгендә Питрәч бакчачылары бакчасыннан төрле яшелчәләр урнаштырылган иде. Шунысы игътибарга лаек, ел саен алар уңышның бер өлешен «Шатлык» балалар приютына һәм коррекцион мәктәпкә тапшыралар. Бу юлы да искәрмә түгел иде.
Бу традицияне 4 ел элек башладык. Ел саен приютка һәм коррекцион мәктәпкә кәбестә, кишер, чөгендер, кыяр, ташкабак, кабак бирәбез. Кыскасы, бакчаларыбызда үскән бар нәрсәне дә алар белән бүлешәбез, – диде Наил Зәйнуллин.
Питрәч районында барлыгы 50 бакчачылык җәмгыяте бар.
2017-2021 елларда аларда 5,76 километр юл, 7,26 километр электр линиясе, 12 комплектлы трансформатор подстанциясе, калдыкларны җыю һәм чыгару өчен 36 мәйданчык, 36 бункер, 87 контейнер эшләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа