Питрәч районы башлыгы итеп Рәис Сөләйманов сайланды
Ул район депутатлар Советы карары белән сайланды.
Рәис Сөләйманов - Питрәч районы башлыгы. Ул район депутатлар Советы карары белән сайланды. Депутатлар аны яшерен тавыш бирү юлы белән сайладылар. Алар республика җитәкчелеге исеменнән ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары – ТР Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов тәкъдим иткән кандидатураны бертавыштан хупладылар.
– Питрәч районы – актив үсүче шәһәр яны районы, туучылар саны һәм торакны файдалануга тапшыру буенча лидер, биредә кече һәм урта бизнес уңышлы гамәлгә ашырыла, – дип билгеләп үтте ул һәм төп юнәлешләрне билгеләде, барыннан да элек бу шәһәр яны җирлекләрендәге социаль һәм коммуналь инфраструктура, төзелешне тәртипкә китерү.
Шулай ук авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләсе дә көндәлек игътибар үзәгендә калырга тиеш. Рәис Әхтәм улы республика җитәкчелегенә һәм депутатларга күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде.
– Район башлыгының эше бик җаваплы һәм минем өчен бик кызыклы. Төп бурыч итеп районның социаль-икътисадый үсешен тәэмин итүне, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшырту, хезмәт һәм яшәү өчен яхшы шартлар тудыруны саныйм. Боларның барысына да фикердәшләр командасыннан башка ирешеп булмый. Без бергәләп зур нәтиҗәләргә ирешәчәкбез, – дип ассызыклады ул.
Шулай ук инвестицияләр җәлеп итүне, районда мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүне үстерүне мөһим дип билгеләп үтте.
Биография
Рәис Сөләйманов 1969 елда Октябрь (хәзерге Нурлат) районының Чулпан авылында туа. 1993 елда Казан дәүләт технология университетын, 2001 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган. Төрле елларда “Чулман-МСХ” ҖЧШ директоры урынбасары, “Татсахарагропром” җитештерү берләшмәсенең матди-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы, “Алида-Союз” ҖЧҖ директоры, “Заинский сахар” ААҖ генераль директоры, директорлар Советы рәисе, “АгроИнвест” ИК ЯАҖ генераль директоры булып эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа