Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы электр челтәрләре яңа бинага күчте

Тантаналы чарада җитәкчеләр, энергетика өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр, бу тармакта элек эшләгән ветераннар катнашты.

Питрәч электр челтәрләре оешмасының яңа бинасы ачылды.

Хөрмәтле кунаклар традиция буенча ал тасманы кисеп эчкә үтте, аларны милли киемнәрдәге кызлар чәк-чәк һәм түгәрәк ипи белән каршы алды. Бинаның символик ачкычын Питрәч электр челтәрләре оешмасы башлыгы Леонид Назаровка бинаны төзегән оешма директоры Рәсим Исмәгыйлев тапшырды. Алар объектны кыска вакыт эчендә, төгәлрәге, ун ай эчендә төзеп куллануга тапшыра алганнар.

Чарада катнашучылар өчен экскурсия үткәрделәр, яңа төзелгән бина белән җентекләп таныштырдылар. Ул ике катлы, бүлмәләре санап бетергесез. Бу уңайлы эш кабинетлары гына түгел, кулланучылар белән эшләү пункты, киенү бүлмәләре, уку сыйныфы, ситуация үзәге, эчәргә яраклы су саклау склады, машина йөртүчеләр өчен ял бүлмәсе һәм башкалар. Барысында да заманча техника һәм яңа җиһазлар урнаштырылган.

Сәламләү сүзендә “Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев төзелеш оешмасына, яңа бина салу өчен тиз арада яхшы урын табып биргән өчен районның элеккеге башлыгы Илһам Кашаповка рәхмәт белдерде.

– Ниһаять, без яңа йортта. Янәшәдә республиканың башкаласы, зур шәһәрләр урнашкан районда эшләү җиңел түгел. Халык саны 68 меңнән артык. Бу һәркемгә юл да, суүткәргеч тә, газ белән тәэмин итү дә, бигрәк тә сыйфатлы электр белән тәэмин итү дә кирәк дигән сүз. Бүген район халкы, электр челтәрләре хезмәткәрләре өчен зур вакыйга, – дип билгеләп үтте Илшат Шәех улы.

Ул урта махсус һәм югары уку йортларын тәмамлаучылар арасыннан яңа кадрлар җәлеп итү өстендә эшләргә кирәклеген дә әйтте. Җирле җитәкчелек исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илназ Дәүләтханов чыгыш ясады. Ул базаның район үзәгенә керү урынында төзелгәнлегенә аерым басым ясады. Уңайлы керү юллары хезмәткәрләр өчен дә, кулланучылар өчен дә җайлы булачак.

– Район икътисады өчен энергетика тармагының әһәмияте бик зур. Райондагы мәктәпләрнең, балалар бакчаларының, хастаханәләрнең өзлексез эшләве, һәрбер йортның җылылыгы һәм уңайлылыгы турыдан-туры сезнең хезмәтегезгә бәйле, – дип ассызыклады Илназ Ринат улы.

Монда ук ветераннарны һәм хәзер эшли торган хезмәткәрләрне, шулай ук төзелеш оешмасы вәкилләрен бүләкләү тантанасы узды. Почетлы медаль белән электромонтер Олег Чернов бүләкләнде. Ул 38 ел бу өлкәдә эшли.

– Яңа бина – яңа мөмкинлекләр, яңа эш кораллары, җиһазлар дигән сүз. Безгә уңайлырак, җиңелрәк булачак. Минем әти Владимир Ильич та гомер буе электромонтер булып эшләде, кырык елга якын гомерен бу өлкәгә багышлады, – дип билгеләп үтте медаль иясе.


Игътибарга лаек

Питрәч электр челтәрләре 1960 елда оеша. Ә 55 ел элек, 1969 елның декабрендә, Питрәч электр челтәрләре оешмасы Идел буе электр челтәрләре структурасына керә.

Питрәч бригадасы 2022 елда Тәтештә узган «Челтәр компаниясе»нең барлык бригадалары арасындагы ярышларда җиңү яулады. Район электр челтәрләре оешмасында 60 белгеч эшли: бу инженерлар, мастерлар, электромонтерлар, контролерлар. Гомумән алганда, аларның хезмәт күрсәтү территориясе 1500 квадрат километр тәшкил итә, ә бу 80нән артык торак пункт, йөзләгән километр югары вольтлы линияләр, дистәләгән километр кабель линияләре, 500дән артык трансформатор подстанциясе. Электр белән тәэмин итү алты подстанциядән башкарыла: Шигали, Питрәч, Ленино-Кокушкино, Ильинка, Татар Тау Иле, Рус Казысы подстанцияләре. 2023 елда 4000нән артык эш башкарылган, 2024 елның беренче яртыеллыгында инде 2300дән артык.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса