Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында машина кую урыннары барлыкка киләчәк
План буенча юл эшләре октябрь ахырына тәмамланырга тиеш, әмма төзүчеләр графиктан алда бара.
Чыты – Керәшен Сәрдәсе юлында капиталь ремонт «Сыйфатлы имин юллар» илкүләм проекты кысаларында республика программасы буенча алып барыла.
– Бу программага без 2019 елда эләктек, шул вакытта төзекләндерү эшләренең проектын эшләдек, барлык документларны әзерләдек. Былтыр Чытыдан Көлкамәр авылына кадәр 4,8 чакрым озынлыктагы юл ремонтланды. Җәй башлангач, Керәшен Сәрдәсенә керә торган юлда эшләр башланып китте, – дип сөйли авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов.
Авылга керү юлындагы 45 ел элек төзелгән күпер дә яңадан торгызыла. 1979 елның язында, һава торышы аномаль салкын һәм карлы кыштан соң кисәк җылытып җибәргәч, районның кайбер авылларында, шул исәптән Керәшен Сәрдәсендә дә, күперләрне язгы ташу алып китә. Аннан соңгы яңа күперләрне колхозлар төзеткән. Шуннан бирле еллар үтү белән инде алар да тузган, юл хәрәкәте иминлеген тулысынча тәэмин итә алмыйлар һәм һәрвакыт төзекләндереп, карап торуны таләп итәләр. Эшләр барган вакытта транспорт өчен әйләнгеч юл һәм вакытлы күпер салынган. Ремонт тәмамланганнан соң барлык вакытлы конструкцияләр дә сүтеләчәк.
Авылга кадәр булган юлның өслеге тулысынча алыштырыла. Бу катлаулы процесс берничә этаптан тора. Башта грунт, аннары вак таш катламы җәелә, ул эшкәртелә, аннан соң гына асфальт катламы салына. Авыл эчендәге юлда инде булган асфальтның өстенә яңасы салыначак, юл җиде метрга кадәр киңәйтеләчәк. Чиркәү, яңа ФАП, мәктәп һәм музей янында машина кую урыннары барлыкка киләчәк. Быел биредә барлыгы 2,2 чакрым юл ремонтланачак.
План буенча юл эшләре октябрь ахырына тәмамланырга тиеш, әмма төзүчеләр графиктан алда бара. Авыл җирлеге башлыгы да төп эшләр август башында ук тәмамланыр дип исәпли. Төзелеш барган урында бик күп махсус техника тупланган, хәтта утыз градус эсселек тә юл салучыларга комачауламый.
Авыл халкы да аларга бик рәхмәтле.
– Яңа юллар булачагына без бик шат. Чөнки алар бик тузган иде инде, юлны һәрвакыт тәртиптә тотарга тырышалар, ел саен ремонтлыйлар, чокырларны ямыйлар, ләкин бу озакка җитми иде. Шушы эсседә безгә яхшы юллар салуда эшләгән һәр кешегә бик зур рәхмәт, – диде Алиса Горшунова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа