Питрәч районы «Кино төне» Бөтенроссия акциясенә кушылачак
Аның кысаларында ачык һавада кино күрсәтү булачак
24 августта Питрәч районы «Кино төне» Бөтенроссия акциясенә кушылачак. Ел саен Россия киносы көненә багышланган чара илдә инде тугызынчы тапкыр узачак.
Акция кысаларында Питрәчнең балалар шәһәрчегендә 19.30 да бушлай фильм күрсәтү узачак. Тамашачылар режиссер Александр Войтинскийның «По щучьему велению» фильмын күрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа