Питрәч районы Күн авылында үзара салым программасы гамәлгә ашырыла
Быел, мәсәлән, 355500 сум акча җыелган
Фото: © Илшат Гайсаров / «Питрәч-информ»
Район авылларында барлык урамнарда диярлек юлларга вак таш җәелгән, аларны йөзләгән лампочкалар яктырта, җәмәгать объектлары төзекләндерелгән, су башнялары урнаштырылган, үз техникалары бар. Күп эшләр үзара салым республика программасы хисабына башкарылган. Күн авыл җирлегендә аны йөз процентка хуплыйлар.
Быел, мәсәлән, 355500 сум акча җыелган, шул исәптән Күндә – 272000 сум, Әлбәдендә – 47000 сум һәм Кызыл Яшьләрдә – 36500 сум. Моңа республика күләмендә 1422000 сум өстәлә.
– Без беренче эш итеп Пионерская һәм Тукай урамнарындагы юлларны ремонтлый башладык, халык нәтиҗәне күрде, – дип сөйли җирле үзидарә башлыгы Рифгать Баһауов. – Бездә инде барлык урамнардагы юлларга таш җәелде, баганаларда 245 лампа яна. Күпер ремонтланды. Быел Комсомольская урамында елга аша күпер яңартылды, Тукай урамына буа аша уза торган юлга 600 метр, Әлбәдендә Озерная урамында 120 метр юлга вак таш җәелде. Кызыл Яшьләрдә су басымын контрольдә тоту өчен су башнясына автоматика куйдык. Тимерче күпере янында, халык үтенече буенча, карт агачларны кистек. Алар куркыныч хәлдә иде, теләсә кайсы вакытта, бигрәк тә начар һава торышында, аварга мөмкин иде. Бигрәк тә елга буенда балалар уйнарга ярата, – диде Рифгать Галимҗанович.
Узган ел җирлек ике миллион сумлык грант откан. Бу акчага тәгәрмәчле МТЗ-82.1 тракторы, аңа арба, отвал, чапкыч һәм КУН-10 сатып алганнар. Трактор авыл халкының тормышын җиңеләйткән, техника беренче ярдәмчегә әйләнгән.
– Безнең авыл җирлегендә барлык мәсьәләләр дә уңай хәл ителә, – диде Кызыл Яшьләрдә яшәүче Розалия Җиһаншина. – Мәсәлән, безнең краннардан ниндидер кызгылт су ага иде. Хәзер инде чиста чишмә суын эчәбез, басым һәрвакыт нормада. Моннан тыш, Рифгать Галимҗанович җитәкчелегендә авыл зираты һәрчак чиста тора, урамнарда лампочкалар яна, тиздән контейнер мәйданчыгы да булачак, – дип санап үтте ул.
Күндә яшәүче Альберт Вәзиров та шундый ук фикердә:
– Мин елга буенда яшим. Яңгырлы көннәрдә машинада гына түгел, җәяү дә үтеп булмый иде. Хәзер өйгә кадәр яхшы юл. Шушы көннәрдә елга аша күперне ремонтладылар. Хәзер аның аркылы курыкмыйча чыгарга мөмкин, – диде ул.
Планда Әлбәдендә Гаврилов урамындагы, Күндә Пионер урамындагы вак таш җәелгән юлларны ремонтлау, һәр авылда контейнер мәйданчыклары, яңа янгын гидрантлары урнаштыру. Баганалардагы ватык лампочкаларны да алыштырасы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа