Питрәч районы прокуратурасы эт тешләгән бала мәнфәгатьләрен яклаган
Суд җавап бирүчедән балигъ булмаган баланың законлы вәкиле файдасына 50000 сум күләмендә акча түләттерде.
Самосыровода бер хатын-кызны этләр талап үтерүе турындагы хәбәр җәмәгатьчелек арасында курку уятты. Район прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе Фәнис Шәйхаттаров быел Арышхазда авылында яшүсмергә эт һөҗүм иткән очрак турында сөйләде.
– Анда яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгате буенча район прокуратурасы тарафыннан аның балигъ булмаган улының эт тешләве нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләре алу факты буенча тикшерү үткәрелде.
Хаски токымлы этнең хуҗасы йорт биләмәсе территориясен тиешенчә коймалап алмаган, шуңа күрә эт аның чикләреннән чыккан. Нәтиҗәдә эт балигъ булмаган балага һөҗүм итә, бала уң ботына ачык яра рәвешендә җәрәхәт ала.
Ул үз яше аркасында үз хокукларын яклап мөстәкыйль рәвештә судка мөрәҗәгать итә алмый. Шуңа күрә район прокуратурасы балигъ булмаган бала мәнфәгатьләрендә мораль зыянны компенсацияләү турында дәгъва гаризасын судка бирде. Суд күзәтчелек ведомствосының таләбен тулы күләмдә канәгатьләндерде һәм җавап бирүчедән балигъ булмаган баланың законлы вәкиле файдасына 50000 сум күләмендә акча түләттерде.
Эт хуҗаларына үзләренең дүрт аяклы дуслары өчен җаваплы булуларын исләренә төшерәбез.
Белү мөһим
Аулак урыннардан, ташландык төзелешләрдән һәм кеше йөрми торган сукмаклардан йөрергә тырышмагыз, анда караучысыз этләр булу куркынычы бар. Ерактан бер көтү эт күрсәгез, аны әйләнеп узу яхшырак, икенче, хәтта озынрак юлдан бару яхшырак булыр. Әгәр дә этләр белән күзгә-күз очрашасыз икән, алардан качмагыз. Эттән качып китү мөмкинлеге булганда гына йөгерергә мөмкин. Мәсәлән, агачка менәргә яки баскыч буйлап түбәгә менәргә. Алар яныннан артка борылмыйча һәм кискен хәрәкәтләр ясамыйча гына китү яхшырак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа